САНСЫЗ II с. 1) Тыңлаусыз, тәртипсез. И Аллам, бигрәк сансыз нәмәстә булып чыкты ла бу Гөлсем. Г.Гобәй. Колагын борам әле мин ул сансыз малайның... Г.Бәширов // Юньсез, начар. [Сыерларның] Бер сансызы шунда гына бәвел чарылдата... А.Гыйләҗев. Хәзер мин үземне Изаелның акчасына ярамаган әйбер сатып алган бер надан сансыз кыз сыман хис итәм... Р.Гаязетдин. Кабан, агачка сырт ышкый-ышкый, имән төбендә иснәнә иде, тынычлыгын бозып, мылтыктан шартлаткан, җитмәсә өстенә лапылдап төшеп җен ачуын кабарткан сансыз адәмнең ботыннан умырып тешләде. Н.Гыйматдинова

2) Абруйсыз, хөрмәтсез; кадерсез, кирәксез. Сан ягыннан байтак булсак та без, Сансыз халык идек Рәсәйдә. Х.Туфан. Без бик сансыз кешеләргә әйләндек, җәмәгать. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә