САНЛАШУ ф. сөйл. Берәүнең сүзен яки нәрсәнедер игътибарга алып, шуның белән исәпләшү. [Хатны] шунда ук ачып укый башларга яхшысынмадым: мине сыйлыйсы килеп көтеп утырган командир белән, ничектер, санлашмау булыр иде. Ә.Еники. Матбугатка игътибар көчле иде, безнең белән санлашалар иде, диясем килә. Ватаным Татарстан Санлаша башлау Билгеле моменттан алып санлашу Санлашып тору Гел, һәрвакыт санлашу. Без, татарлар, сәяси көч буларак Россиядә үзебезне күрсәтә алмадык, шуңа күрә безнең белән санлашып та тормыйлар. Ф.Бәйрәмова. Аттың – бетте дә китте бит инде югыйсә, санлашып та торасы түгел. Ф.Яхин |