САНЛА’У I ф. 1) Игътибарга, исәпкә алу, санга сугу, хөрмәт итү; тыңлау. Санламадылар инде аталарын, үлгәнен генә көтәләр, миһербансызлар. Н.Гыйматдинова. Инде хат яза-яза арып беткәннәрдер, аларны да бераз санларга кирәк иде – тәки ризалатты бит. М.Шабай. Әтәч әйткәнне аңламый, Әллә безне санламый... Мөҗәһит

2) Карышмау, тыңлау (хайван тур.). Яз дәрте белән җиңеләйгән атлар кызларны санламыйча боргалана һәм киреләнәләр. Г.Бәширов

Санлап бетерү Тиешенчә санлау. Фермага үзең кайтмый ярамас. Ул [айгыр] мине генә санлап бетерми. Ә.Камал. Элегрәк спортны санлап бетермәүчеләр шактый иде. Ватаным Татарстан

Санлап тору Гел, һәрвакыт санлау. Бездә кешеләрне санлап тормыйлар. Безнең гәҗит. Казна эшендә мин дә чиләнәм, дип хокук дауламый, мине санлап тора, өс киемнәремне юып кигезә, ашарыма әзерли, балаларны карый, дигәннәре ничектер хәтергә уелып калган. Татарстан яшьләре

Санлый башлау Санларга тотыну. – Менә шунда Россияне чит илләр дә санлый башлаячак, – дип ышаныч белдерә Мишарин. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә