СА’НКЦИЯ и. лат. кит. 1) Югары инстанциядән бирелгән рәсми рөхсәт, ризалык. Прокурор санкциясе кирәк булу

2) Халыкара хокукый нигезләргә таянып, килешүне бозган якка каршы кулланыла торган чара. Ниндидер санкцияләр кертелгән очракта да, техника һәм азык-төлекне башка илләрдән сатып алырга була. Ватаным Татарстан

3) Рәсми-административ тәэсир итү чарасы. Административ хокук бозулар буенча РФ Кодексының «Урам чараларын үткәрү» турындагы маддәсе шактый кырысландырылды, үтә зур суммадагы штраф санкцияләре гамәлгә кертелде. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә