СА’НКИ фар. терк. иск. кит. Гүя, гүяки, әйтерсең. Ялтырыйдыр санки нурдан бер балык, – Бер фәрештә күңледәй пакьтер кулың. Г.Тукай. Иске чапан белән керле чалма күргәндә күз чиркәнә, күңел имәнә, санки үлек белән каберлек күргән кебек буласың! Дәрдемәнд. Әй туган ил! Күп газаплар чиксәм дә синдә, син матур; Кайвакыт күрдем иләмле көннәреңне, санки нур. Г.Сөнгати



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә