САНИТАР I и. лат. Авыруларны һәм яралыларны карау, дәвалау йортын җыештыру кебек эшләрне башкаручы кече медицина хезмәткәре. Уфылдап куя санитар, Йөрәген тыңлап аның. Бирмәскә тели бу йөрәк Үлемгә солдат җанын. Х.Туфан. – Кем сызгырта? – дип гаҗәпләнеп сорады санитар. Г.Мөхәммәтшин. Авыруларга мөнәсәбәтегез, гади санитарлар белән ничек сөйләшүегез, холкыгыз, гадәтләрегез турында мин күп нәрсә әйтә алыр идем. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә