САНДЫК и. гар. Әйберләр саклау өчен хезмәт итә һәм күгәнгә утыртылган капкачы гадәттә бикләнеп куела торган зур тартма. Бишекне өстән үк урап ябып куя торган юка каплавычын сандыгыннан эзләп тапты: хәсиятленең хәсиятле инде. Г.Галиева. Сандык калын имән такталардан ясалган, сум тимердән ике коршау белән уратылган, зур йозакка бикләнгән була. Р.Зәйдулла |