САНДУГАЧ и. 1. 1) зоол. Чыпчыксыманнар отрядыннан коңгырт яки соргылт төсле, нәфис тавышлы күчмә сайрар кош. Ә инде хикәя, повесть, романнар язган кешегә, барын да күрү өчен – бөркет күзе, ишетү өчен – ябалак колагы, күргән-ишеткәнне кәгазьгә сәнгатьчә төшерү өчен сандугач теле кирәк. С.Поварисов. Шофёр Зөфәр исә каяндыр сандугач тотып алып кайтты. Р.Сәлим

2) күч. сандугачым тартым форм. Иркәләп эндәшү сүзе. «Ир хакы – тәңре хакы» дигәнне күп әйтәсең, сандугачым, ә менә хатын хакы ниндирәк икән ир өчен? С.Поварисов. – И акыллым, матурым, сандугачым, күз нурым, – ди Гөлсем ханым балага, – пилмән ул – бик тәмле ризык. Р.Батулла. Бер минут истән чыкмыйсың, сандугачым... Р.Зәйдулла

2. с. мәгъ. күч. Бик күркәм, нәфис, музыкаль (тавыш һ.б.ш. тур.). Сине түгел, әнә сандугач телле Касыймны да себерке белән куып чыгарган. Ф.Абдуллин. Чөнки бу ханым – гүзәллеге вә күңелләрне үзенә тарту көче белән һәркемне кол итәрлек сандугач тавышлы шул. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә