САНДАЛИ и. гр. к. сандал I. Әннәги-геннәги, Аягымда сандали. Сандали түгел пима, Яшь күңелемне тыйма. Җыр. Улым уянган, сандалиларын күтәреп килгән дә, «наннали, наннали» дип лепелдәп, мине тагын урамга йөрергә чакыра. А.Гыйләҗев. Өстенә изүе ачык киндер күлмәк, тезләре кырык кат ямалган малюскин чалбар, чебиле аякларына нимес балалары аягыннан күчкән, табаннары тапталып беткән иске трофей сандали эләктереп алган Сәгъдәт җай гына урам аша чыкты. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә