САНДАЛ III и. гар. 1) Сандалчалар семьялыгыннан җылы якларда үсә торган хуш исле, эфир майларына бай мәңгеяшел агач. Япониядән алып Испаниягә кадәр ул [Гайшә Хәлиловна] булмаган ил юк, Һиндстанда ике мәртәбә булды, сандал агачыннан ясалган филен үземнең дә иснәп караганым бар. А.Гыйләҗев. Шәрык илләрендә әле дә кунакханәләрдә искә зур игътибар бирәләр: сандал агачы исе, арахис исе һ.б. затлы исләр чыгарып бүлмә әзерләү кунакка ихтирам билгесе булып санала. М.Мәһдиев 2) Шушы һәм бүтән кайбер агачлардан алына торган табигый буяу. Сандалга буяу |