САНДАЛ II и. фар. Эшләнмәне куеп чүки торган махсус авыр тимер аслык. Әмма соң Саша Гаврилов оста сөйли, каһәр. Корыч сандалга чүкеч кыйнаган шикелле чыңлата да тора. Ш.Камал. Адәм баласы сандалдагы тимер түгел, чүкеп, я әшәке, я әйбәт итеп ясап булмый. А.Гыйләҗев. Заманалар чуен сандалларда Чүкегәндә безнең кавемне, Эндәшмичә һаман түзә килдек, Учыбызда тотып бәгырьне. М.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә