САНДАЛ I и. гр. Сай эчле, аркылы эләктергечле, үкчәсез җәйге күн аяк киеме. Коридор тулы бала... Кайсының сәдәфе төшкән, кайсының сандал бавы өзелгән, кайсының маңкасы аккан... М.Маликова. – Фи, – диде кызчыкның әнисе, кызыл тырнаклары белән курчакның сандалларына чирткәләп караганнан соң. Ф.Шәфигуллин |