САНӘМ и. гар. Мәҗүсиләр табына торган сын, балбал, пот. Моны күреп, Йосыф сәүче дога кылды, Санәм авып төште дә ун кисәк булды, Шул чак санәмгә Тәңредән әмер килде, Санәм: «Йосыф – хак пәйгамбәр!» – диде имди. Кол Гали. Шәүләсе алдында баскан нәкъ илаһи бер санәм, Шул сурәт алдында табынып шатланам, ләззәт алам. М.Гафури. Зур санәмнең аузына Ниндидер ят кап-кара җаннарны Ыргый, ташлыйлар... Ташлыйлар, ул зур санәмнән Мәңгелек бәйрәм теләп. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә