САНАШУ ф. 1) урт. юн. к. санау (1, 2 мәгъ.).

2) Кем яки нәрсәнедер исәпкә, игътибарга алу, шуның белән исәпләшү; санлашу. Наиләнең үз йортындагы мәшәкатьләре белән генә мавыкмавы, ни кушсаң, шуны үтәве, вакыт белән санашмавы колхоз өчен сатып алалмаслык табыш иде. К.Тимбикова. Картаю – кешенең абруе төшә бару, аның белән санашмый башлыйлар. Ш.Галиев. Бөркет кебек оч син югарыда, Санашсыннар синең белән дә. Ф.Зыялы

Санаша башлау Билгеле моменттан алып санашу

Санаша тору Билгеле моментка кадәр санашу

Санашып тору Гел, даимән, хәзерге вакытта санашу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә