САНАУЧЫ и. 1) Санау (I) хезмәтен башкаручы, шундый эштә эшләүче. Җыелышта тавыш бирүчеләрне исәпкә алу өчен санаучылар билгеләү

2) мат. Вакланманың бүленә торган өлеше. – Яз әле, сеңелем! – Гамир тавышында килешле бер вәкарь сизелде. – Икс тигез... нәкъ уртага озын сызык сыз. Санаучыда – минус «в» квадрат... Р.Ишморатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә