САНАУСЫЗ с. 1) Саналмаган; саны билгесез. Санаусыз акчасы булмас, нәрсә эшләр икән: белер микән, белмәс микән диеп сынавым гына иде сине, кара чуен... З.Зәйнуллин

2) күч. Чиксез күп. Бабай, син байларның санаусыз маллары бар дип беләсеңме әллә? М.Гафури. Үз маллары кырда йөри караусыз, Игенчегә зыян сала санаусыз. Һ.Салихов. Җир хуҗалары, су хуҗалары... Хәер, алар бүген санаусыз. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә