САНАУЛЫ с. 1) Саналган; саны билгеле. Бүре санаулы сарыкны да ашый. Мәкаль. Санаулы көннәр тиз үтеп китте. Яшьләрнең шәһәргә кайтыр көннәре якынлашты. Ф.Яруллин

2) күч. Бик аз. Дөрескә чыкса, карт соңгы санаулы көннәрен яши. А.Гыйләҗев. Калган санаулы көннәр искән җил кебек үтеп тә киттеләр. Г.Галиева. Ялгыз арыслан күрсәгез, белеп торыгыз: ул көтүдән куылган, һәм аның көннәре санаулы... Р.Зәйдулла. Болай да санаулы гына кунакларның вак төркемнәргә тарала баруын күреп, ул үзе үк җыр башлап карады. Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә