САНА’У I ф. 1) Саннарны үз тәртипләре белән бер-бер артлы әйтеп бару. Ике тапкыр унга тикле санарлык вакыт узуга, дарулар баскыч төбенә килеп утырды. А.Тимергалин. Мин зур инде, укыйм-язам, Унга кадәр саный беләм. Күбрәк тә санар идем, Туктыйм унбер саны белән. Г.Гыйльманов

2) Нәрсәләрнеңдер төгәл ничә яки күпме икәнен билгеләү. Төлке төшендә дә тавык саный. Мәкаль. Саный сәгать... Ләкин аңламый ул Безнең ничек алга барганны. Х.Туфан. Көяз түрә бармагы белән һәрберебезнең күкрәгенә төртеп санады: сәкегә чыгарды. И.Салахов

3) Кем яки нәрсәдер турында нинди дә булса фикердә булу; исәпләү, уйлау. Менә сез мине инде юләргә саныйсыз. М.Мәһдиев. Миңа игелек кылучыларның берсен дә, син әйткәнчә, чит кешеләр дип санамыйм, туганнарым ук булмасалар да. Г.Галиева. Иң мөһиме: Сәфәргалиев үзен татар санаган, гомере буе татар тарихын төрле ялганнардан араларга теләп яшәгән... Р.Зәйдулла

Санап алу Тиз арада санау. Май аенда урманга керүнең ни яме бар, әгәр анда вакыт-вакыт күке, кычкырып, синең гомереңне санап алмаса? М.Мәһдиев

Санап бару Берсен дә калдырмыйча, рәттән барысын да санау. Нәҗип дәшмәде, күңеленнән генә кемнәргә күпме бурычы булуын санап барды. А.Гыйләҗев

Санап бетерү Бөтенесен да санау. Димәк, мин һәм минем иптәшләрем бала тәрбияләгәндә бернинди хисап машинасы да санап бетермәслек энергияләрен, йөрәк майларын, күз нурларын заяга исраф итмиләр... Ф.Әһлиуллина. Акттагы имзаларны, титулларны хөрмәт белән санап бетергәннән соң, үзенең дә шул акт белән теләктәшлеген белдерергә ашыккан сыман сөйләп тә китте [Ниса Чәймилова]. А.Гыйләҗев

Санап йөрү Һәрвакыт, гел санау. Шулай дияренә ышанып чабам, чөнки мин үземне талантлы санап йөрим, үз чордашларымнан гына түгел, өлкәнрәкләрдән дә шәбрәк яза алам, дип ышана идем. А.Гыйләҗев. Үзен әллә кемгә санап йөрмәсен бүтән. Г.Тархан. Ә ул, менә бит ничек, үзен өстеннәрдән санап йөргән икән. Ф.Яхин

Санап тору Регуляр төстә санау; хәзер санау белән мәшгуль булу

Санап чыгу Башыннан ахырына кадәр бөтенесен санау. Ул [Ниса Чәймилова] ашыкмыйча, иренмичә, бутамыйча, Әхәтнең ничә тапкыр эшкә соңарып килүен, эш вакытында ничә минут югалып торуын, буфетта ничә шешә сыра эчүен берәмтекләп санап чыкты. А.Гыйләҗев. Мин барлык катнашучыларны санап чыга алмыйм. А.Расих

Саный башлау Санарга тотыну. Әнвәре белән Миләүшәсе исенә төшкәч, үзен дөньядагы иң намуссыз кеше итеп саный башлый иде. Г.Ахунов. Әби калтыраган куллары белән акчаларны саный башлады... Г.Гыйльманов. Сөмбелнең башына суккандай булды, күңеленнән көннәрне саный башлады. З.Кадыйрова

Саный китү Рәттән санау. Авылга кайткач, монда төрле каршылыклар: төртмә сүзләр, никахны яңарту кирәклеге үзе генә дә күпме айкады аның күңелен, күз яшьләрен түгеп, ялгыз үткән төннәре, Нургалиенә карата да шик-шөбһәләр – саный китсәң күп инде алар. Г.Галиева. Саный китсәң – бармаклар җитмәс, уйлый башласаң – дивана булырсың... Ф.Шәфигуллин

Саный тору Әлегәчә санау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә