САНАТ и. лат. иск. 1) к. сенат (2 мәгъ.). Әбүбәкер солдат булмаса, кем бу татар җәмгыятенең сүзен санат хәтле санатка үткәзерлек итеп язар да, кем аны шундый югары урынга җиткерергә алыныр иде? М.Рафиков

2) к. сенатор. Мең санат, мең солдат, Һәр солдатта мең канат. (Урман) Табышмак. Кызлар алар яшь чагындарак, патшага барам мин, дип торалар да, ди, аннан ары, санатка, дип әйтәләр, ди, ул да эләкмәгәч, актыгында, солдат булса да ярар, дип әйтәләр, ди. Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә