САНАМЫШ и. Уенда катнашучыларның урыннарын билгеләгәндә, вәзен белән әйтелә торган кыска гына шигъри тезмә. Уенчыларны бүлүдән башлаган санамышлары да урысча булганлыктан, уенга хәрәм кертә дип, үзебез дә аңа санатмый башладык. Н.Гариф. Һәр ана баласына, «тел ачкычы» бирү өчен, бишек җыры җырлаган, сүзле уен оештырган, әкиятләр укыган, үсә төшкәч, такмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар өйрәткән. Шәһри Казан |