САНАГЫЧ и. 1) Төрле озынлыкта һәм төстә ясалып, санарга өйрәтүдә кулланыла торган кечкенә таяклар. Иген тутырылган капчык сыман кыска буйлы, билсез укытучы Кәримә апалары, өстәле артыннан чак-чак күренеп, аларга өйгә эш бирде: ун таякчыктан торган санагыч ясарга. А.Хәлим

2) Нәрсәне дә булса санап бара торган әсбап, җайланма. Адымнарны санагыч сатып алдым. Ш.Галиев. Газ санагычы. Электрон санагыч



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә