САНА кис., боерык фигыльләргә кушылып языла 1) Үтенүне белдергән фигыльгә ялыну төсмере өсти. Күшеккән күңелем җылынсын – Кулларым учыңа алсана! Күшеккән күңелем җылынсын – Җанымны учыңа салсана! Ш.Җиһангирова. Ай Аллам! Чытырдамасана, яшен! Н.Гыйматдинова. Карасана, онытмаган икән Мөхәттәрә дә... Р.Йосыпова. Купшы утырып креслосына Мияугали, Мыекларын ялый-ялый, Мал врачы Ябалакка шалтырата: – Тыңлагызсана, зинһар, Сезгә бик зур йомышым бар ---. Г.Шамуков 2) Кирәксенмәү, санламау, ирония кебек төсмерләрне белдерә. [Хәсән хуҗа кызы турында:] Кайтмаса, хәерле булсынсана! Ф.Әмирхан. [Гайшә Шакирга:] Әй, кыланмасана. Ф.Бурнаш |