САН III и. Гәүдәнең берәр өлеше. Көне буе ат өстендә килгән алып ир бик нык ачыккан иде: күз ачып йомганчы, ул сарыкның бер як санын ялт иттереп куйды. Н.Фәттах. Ат өркеп ал санын күтәрде һәм ачы тавыш белән кешнәп җибәрде. М.Мәһдиев // сөйл. Гомумән гәүдә. Хәлимнең Кафияне култыклап алырга кыюлыгы җитмәс иде. Ә Кафия сорап тормады, култыклады, саны белән Хәлимгә орынып-орынып бара. И.Гази. Ул санын күтәреп тора алмаслык дәрәҗәдә арганлыгын тойды. X.Камалов. Иптәшләренең, яшьтәшләренең яуга китүен, үзенең гарип санын саклап калуын йөрәге күтәрә алмаган икән бичараның... А.Гыйләҗев |