САН II и. Ихтирам, кадер; игътибар. Сала кешесенә калада сан юк, дип әйткән иде аны минем җәмәгать, ягъни җиңгәң... А.Гыйләҗев. Көне-төне сайрый сандугач. Сайрамый нишләсен, сан булгач. Мөҗәһит. Синдә малайлар күп булгач, кызларга сан юк инде... Ха-ха-ха! А.Хәлим

Санга алу к. санга сугу. Разве байлар, безнең кебек кешеләрне санга алып, безнең белән сөйләшеп торалар! М.Гафури. Бик әшәке гадәт бу, бик! Искелек калдыгы, халыкны санга алмаудан килеп чыга. Г.Бәширов. Ул язмалар элек аерым көе йөргән, игътибарга, санга алынмаган. В.Имамов. Санга санау к. санга сугу. Шул югарыдагы хасиятләре аркасында инде аның кәкре аяклары бөтенләй санга да саналмый. Г.Толымбай. Әгәр ул Василий чыраенда санга санамау шикелле берәр нәрсәнең чаткысын гына сизеп калса да, перчаткасын салып тормастан, «мужикның» ияк астына берне кундырыр иде. Ә.Еники. [Гапсаттар:] Безне санга санап килүеңә бик рәхмәт инде, Зиннәтулла. Ю.Әминов. Санга сугу Игътибарга алу, исәпләшү, санлау, хөрмәт итү. Мине санга сукмаганга, шаяртып маташасыз. А.Гыйләҗев. Исемдә басым да беренче иҗеккә төшә, тик татар урыс теле законнарын санга сугамыни ул? Р.Зәйдулла. Юкмыни соң синең берәр Эш күрсәткән улкаең? Санга да сукмыйлар сине, И мескен авылкаем. Мөҗәһит. Санга тыгу к. санга сугу (кешеләр турында гына). Хәзер безне шул өч тиен тормый торган балыкчылар да санга тыкмый, нинди хурлыкка калдык, дип пыскыдылар [алар]. Г.Толымбай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә