САН I и. 1) Предметларны санау, берәмлекләп барлау өчен кулланыла торган микъдар төшенчәсе, математик зурлык. Дәфтәр битендә борынгыча болгап-чолгап язылган ниндидер язмалар, билгеләр, бик күп саннар күренгәләп калды. Г.Бәширов. [Лифтта] Фәрит, гасабиланып, биш саны сугылган төймәгә басты. М.Кәбиров. Башымны кисмәгә бирергә риза, үз формуласындагы ике-өч санны ул түшәмнән алгандыр. А.Тимергалин

2) Саннар (1 мәгъ.) белән күрсәтелгән хисап, сводка һ.б.ш. мәгълүмат. Зур күләмле союз булыр өчен, Барыннан да битәр сан кирәк. Х.Туфан. [Хәят:] Әни, сезне Зөләйха апа чакыра, бүгенге саннарны сорый. Ә.Камал. Әлеге саннарны тыныч кына тыңлап утырган журналистлар, беренче июльдән гамәлгә кергән үзгәрешләр турында сөйләшә башлагач, Рифкать Миңнехановка сорау яудыра башлады. Ватаным Татарстан

3) Микъдар яки күләм. Карале, умарталар саны ишәйгән, балы да шактый буладыр. Г.Галиева. Әйтик, Галәмдәге планеталар саны һәм, димәк, техник яктан өлгергән акыл ияләре арасындагы ераклык та төгәл билгеле түгел. А.Тимергалин. Җитмәсә, хуҗалыкларда мал-туарның баш саны кимегәч, саламнан күп нәрсә юк бит хәзер. Шәһри Казан. Халык санын алу

4) Вакытлы матбугат басмаларында: номер. Төрек укучысын татар әдәбияты белән таныштыру өчен, ул миннән китаплар, «Казан утлары», «Идел» журналы саннарын җибәреп торуны сорады. Ә.Кәримуллин. Бу газета-журналларда сан саен диярлек аның шигырьләре, мәкаләләре, фельетоннары, памфлетлары, пародияләре басылып тора. Р.Башкуров

5) лингв. Предметның микъдарын, данә исәбен яки тәртибен белдергән сүз һәм шундый сүзләрне үз эченә алган сүз төркеме. Төрле-төрле саннардан төзелгән парлы саннар да чама саны итеп карала: биш-алты, утыз-кырык. Татар теле. Микъдар саны. Тәртип саны. Бүлем саны. Җыю саны

6) лингв. Предметның бер генә яки күп булуын белдерә торган грамматик категория. Өйгә эш: «чиләк» сүзен ике төрле санда да төрләндереп, дәфтәргә язып килергә... М.Мәһдиев. Кызык. «Без» алмашлыгы күплек санны аңлата бугай, бөек вәкил. Н.Гыйматдинова. «Кадр» димәде, «кадрлар» диде. Ягъни мәсәлән, күплек санда. Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә