САМУРАЙ и. яп. 1) Феодаль Япониядә югары хәрби-феодаль катлау, өстенлекле каста вәкиле. Ул яңадан Гоби чүлендә бер тамчы суга тилмереп, дошман белән сугышып йөрергә әзер, яңадан Хинган тауларында коеп яуган яңгыр астында тайгак үткелләрдә самурайлар белән бил алышырга әзер, тик поезд бары бер тәүлеккә генә Зөя буенда туктасын иде... Х.Ширмән 2) ХХ гасырдан: гомумән япон хәрбие. Кырык бишенче елның җәендә, самурайларга каршы сугышканда, берзаман чүлдә калдык. Н.Әхмәдиев |