САМСЫРА’У ф. Бераз авырып китү, хәл китеп тору. Ятьмә, кармакларына бернәрсә дә эләкмәсә, яисә чабак, каракойрык, ташбаш кебек вак-төяк кенә эләккән чакларда, ул аруыннан самсыраган төс белән әкрен, авыр атлап, буш калай савытын аркасына асып, кешеләрне күрәсе килмәгәндәй як-ягына игътибар итмичә, күзләрен җиргә терәп, урман юлыннан авыл урамына уза да, үз чатына җиткәч, өенә кереп югала. Л.-Х.Таналин Самсырап китү Соңгы вакытта самсырау Самсырап тору Бераз самсырау. Бервакыт, әти өйдә юк, әни кергән: «Бер тәкә самсырап тора әле, әтиең дә өйдә юк ичмасам, печтереп карар иде», – ди. Ә.Минһаҗева |