САМОЛЁТ и. рус Хәрәкәтсез канатлары астына һава басымы бирү ярдәмендә күтәрелеп оча ала торган моторлы аппарат; очкыч. Юлда ук алар утырган поездга немец самолётлары бомба ташлаган. А.Гыйләҗев. Самолёттан төтен чыга башлады, аннары ул, агач башларын сындыра-сындыра, бераз очты да җиргә кадалды. Г.Әпсәләмов. Рафаэль бу самолётны яхшы белә иде, аңарда ул бер генә тапкыр очмаган. Р.Мөхәммәдиев |