САМИМИ с. гар. кит. 1) Эчкерсез, риясыз, саф күңелле. Һай, ул бала чаклар, гүзәл, самими һәм артык беркатлы уйланыла торган гамьсез чаклар! И.Салахов. Шунда Альберт Марленович үзен самими бала сыман сизә, кыз-хатынга сыенасы, итәгенә башын куеп иркәләнәсе килә, аның һәр әйткән сүзен җөпләп, ияреп йөрергә дә риза ул. Р.Зәйдулла 2) Эчкерсезлек-риясызлыкны, саф күңеллелекне белдерә, күрсәтә торган. Бу самими сораудан Томмазо каушабрак калды. А.Тимергалин. Хәер, Мәгъҗәннең Гөлсемгә булган хисләре самими, эчкерсез, чын йөрәктән булгандыр... Р.Зәйдулла // Самимилеккә, эчкерсезлеккә нигезләнгән. Без яңа гына белешкән кешеләр булсак та, мәҗлесебез бик тиз арада бик самими, әллә кайчаннан бирле бер-беребезне белешеп килгән дуслар мәҗлесе шикелле сурәт кәсеп итте. Ф.Әмирхан |