САМАН и. 1. Үзле балчыкка салам яки тирес һ.б.ш. нәрсә кушып изелгән катнашма һәм шуннан ясалган кирпеч. Түткиләре алар килгән шатлыктан нишләргә белми, туганнарын, өерелтә-өерелтә, дүрт почмаклы бүрәнә өйнең әллә саманнан, әллә таштан салынып акшарланган алгы ягына алып керде. А.Хәлим. Краснодар шәһәре читендә үзе саман изеп, шуннан салып кергән кечкенә өйдә яши. З.Зәйнуллин

2. с. мәгъ. Шул катнашмадан яки шуннан сугылган кирпечтән эшләнгән. Саман йортның үз уңайлыгы бар: ул җәй көне салкынча була, кыш көне җылы тота икән. Ф.Бәйрәмова. Саман диварлар эченә яшерелгән тар, караңгы бүлмәләрдән салкынча шом бәреп тора. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә