САМАВЫРЧЫ и. 1) Самавыр кую, чәй әзерләп китерү эшләрен үтәүче хезмәтче. Аның атасы авылдан самавырчы малай булып килеп, тора-тора абыстайга ярап китеп, егерме-утыз ел эчендә миллионлы чәй фирмасының хуҗасы булган Борһанетдин абзый түгелме соң? Г.Исхакый. Күп тә үтмичә, [приказчик] самавырчы малайлыктан «Печән базары бае»лыкка тәрәкъкый итте, ди. Г.Тукай 2) Самавыр ясап, яки төзәтеп, яисә шуның белән сәүдә-кәсеп итеп яшәүче. Самавырны самавырчыга биреп төзәттерү |