САМАВЫР и. рус Үзәктәге утлыгына күмер ягып, су кайната торган кранлы металл савыт. Башта гадәтчә самавыр мәйданга чыкты. М.Акъегет. Самавыр гаеткә дип ачылган [чистартылган], самавыр көлә-көлә җырлый. Г.Исхакый. Әйдә, булмаса, карчык, самавырыңны яңартып җибәр, күчтәнәчләр белән тәмләп чәй эчеп алыйк. Г.Галиева

Самавыр яңарту Сүнгән һәм суына башлаган самавырга күмер өстәп, суын кайнарлату яки яңадан кайнатып чыгару. «Туйдык, туйдык инде», – дип тартынсалар да, Гөлйөзем әби тагы кайнаган су берлән самавырны яңарткач, тагы эчәләр иде. Г.Исхакый. Үкүбала, ирен көтеп, инде берничә тапкыр самавыр яңартты. Ч.Айтматов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә