САЛЮТ и. фр. 1) Тантаналы сәламләү яки хөрмәтләү. Татарлар арасыннан яшькә иң өлкәне булган Гыймади Басыйры, кабер күмелеп бетеп, мылтыклардан атып салют биргәч, мөселманнарга калырга кушты. З.Зәйнуллин. Бүген Мәскәү безнең гаскәрләр хөрмәтенә 200 дән артык орудиедән салют бирде. Кызыл таң. Артиллерия салюты 2) Пионерларның махсус сәламләү ишарәсе. Ә шигырь, шушы ике юлыннан ук күренеп тора, әллә ни шәптән түгел инде – мин ул вакытта артиллерия салютын пионерлар салютыннан да аерып бетерә алмаганмын. Кызыл таң 3) Ниндидер бәйрәм уңаеннан бик күп фейерверкларның берьюлы атылуы. Казан шәһәре үзенең икенче меңьеллыгына баскач, төнге уникедә бәйрәм салюты башланды. Татарстан яшьләре 4) сөйл. Күрешкәндә сәламләү сүзе буларак кулланыла; сәлам. Ә, синме? Салют, картлач. Яралдыңмы? А.Гыйләҗев ◊ Салют бирү 1) Ут коралыннан атып, кылыч, мылтык, флаг күтәреп яки башкача сәламләү яки хөрмәт күрсәтү. Берлин өчен сугыш тәмамлангач, Рейхстагта салют биргәндә, Хуҗалары белән кочаклашып, Атлар елый иде тирәмдә. Г.Гыйльманов; 2) Пионерларның, бармакларын сузып бер-берсенә тидергән хәлдә, уң кул очын баш өстенә күтәрүе. Комсомолларга Салют бирәбез. Алмашка киләбез! Һ.Такташ |