САЛЫШУ ф. 1) урт. юн. к. салуI 1. (1 – 4, 6 – 9, 12 – 17, 20 – 23, 26, 27, 30, 37, 38, 42 – 50, 52 – 54 мәгъ.). Татар милли театрының нигез ташларын салышуда да Ф. Әмирханның роле зур. Р.Әмирхан. Гомер буе кешеләргә йорт салышты, тәрәзә рамнары, ишекләр ясашты. Н.Гариф 2) к. салыну (5 мәгъ.). Ата-анасына салышып ятучы егет яки кыз 3) -лыкка формасыннан соң килеп, берәр төрле рухи халәт иясенә әверелү, шуңа бирелү, сабышуны белдерә. Бу тормыштан туйган хатын эчкечелеккә салыша, малайны ире белән калдырып, өйне ташлап китә. Р.Батулла. Дус кызлары шаяртканга да, арбадагы Фёдорның, исереккә салышып, күкрәкләрен кыскалауларына да әһәмият бирмәде. Ф.Яхин 4) Сыйфатлардан һәм -ган, -мыш формаларыннан соң килеп, шулай иткәндәй кылану, шулай эшләү. Белмәмешкә салышып кына Син нәрсәдер иҗат итәсең. Х.Туфан. – Шулаен шулайдыр, – диде Исхак, исе китмәгәнгә салышып, ә үзе икеләнә калды. А.Гыйләҗев. Миңа нишләргә? Ишетмәмешкә салышып, йоклаган кешедәй ятаргамы, әллә апаны аралаган кыяфәт ясаргамы? Р.Зәйдулла 5) Күмәк мәҗлес әзерләү, ярдәм оештыру һ.б.ш. очракта берәр максат белән җыешу. Студентлар, барлы-юклы акчаларын салышып, билетлык сума җыйдылар һәм, институт президенты рөхсәте белән, Мулланурны ашыгыч рәвештә Казанга озаттылар. А.Расих. Юлны дәвам итәр өчен, акча салышып, бер көймә сатып алалар. Һ.Салихов Салыша башлау Салышырга тотыну. Соңгы вакытта, чынын әйтим, безнең буынны бераз күрмәмешкә салыша башладылар бугай. Р.Вәлиев Салышып бетерү Салышу эшен тәмамлау Салышып йөрү Һәрвакыт, һәр җирдә салышу Салышып тору Даими салышу яки хәзер салышу |