САЛЫШ и. 1) сөйл. Салу I 1. (1 – 4, 6, 8, 10, 12, 16, 17, 20 – 27, 30, 33, 37, 44, 51, 52, 59, 61, 62 мәгъ.) гамәле, салу процессы. Аулакта инде, билгеле, җырлашасың, арка сугыш, балдак салыш уйныйсың, ә мунчада – карта. А.Шамов. Аулак өйләрдә тәңкә салыш, арка сугыш уеннарында, [апай] ут борчасы шикелле, уйнаклап кына йөри. Г.Бәширов. Без, малайлар, үзара сугыш башлар алдыннан: «Алыш бармы, салыш бармы? Егылган еламасын», – дибез. М.Кәрим

2) Салышу (5 мәгъ.) күренеше, салышу гамәле



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә