САЛЫНУ ф. 1) төш. юн. к. салуI 1. (1 – 6, 8 – 10, 12 – 28, 30 – 40, 42 – 54, 56, 61, 62 мәгъ.). Мәчет әле салынып бетмәгән, әмма аның кыяфәтенә Мәскәүдәге кемсәләр гел дә битараф түгел инде. Р.Зәйдулла. – Уйна, кызым, уйна, туктама, – диде дә, әле моңарчы берсе дә ишетмәгән сүзләргә салынган җырын сузды. Г.Галиева. Фоторәсем шул ук көнне Яңа Актауга – әти-әнигә адресланып, почта ящигына салынды. Р.Мөхәммәдиев 2) Сузылып яки тартылып, бөгелеп, түбәнгә таба төшеп тору. Инде, әфәнделәр, мин сезгә бер сөаль бирәм: сезгә урамда җөргән вакытыгызда, бишбилле бишмәтле, тездән генә чалбарлы, кырган мыек, озын сакаллы, чалбар бавы салынган, яшел читекле бер татар очраганы бармы? Г.Тукай. Хат тоткан куллары хәлсезләнеп аска салындылар. Г.Галиева. Ә орнитоз белән авыручы күгәрченнең гадәттә канаты салынган, каурыйлары тырпайган була. Шәһри Казан 3) Иелеп, бөгелеп төшү (ботак, баш һ.б. тур.). [Зөһрәнең] Өстендә киң ак күлмәк, башы ачык көенчә, аркасын азрак бөкрәйтеп, иңбашларын төшеребрәк, пәжегән гөл кебек салынып утырган... Ш.Камал. Җил минем уйларымны ияртеп алып китә, керфекләрем авыраеп ябыла башлый, башым күкрәгемә салына, кинәт үзем гырлаганны үзем ишетеп, сискәнеп башымны күтәрәм. А.Гыйләҗев. Минбәдәр апа белән иркенләп хушлашырга өлгермим, өзеп-өзеп машина кычкырта, җилкәләре салынган бәләкәй хатынга кузовтан гына кул болгыйм. Н.Гыйматдинова 4) Авыша, янтая башлау (кибән, каралты һ.б.ш. тур.). Өй бер якка салынып тора, тәрәзәләре ватык, эче кабер кебек караңгы иде. Ш.Камал 5) Күтәрә алмаслык хәлгә килү; башкаларга салу (гәүдә авырлыгы тур.). --- әле узган төн генә сине куркыткан Хөлләбетдин абзыйның таякка салынган бөкрәйгән гәүдәсе дә, --- Фәләхетдин дә шул сихри шалаш янында халык әкиятләрендә генә очрый торган серле каһарманнар булып күренәләр. М.Мәһдиев 6) Нинди дә булса эшне кемнеңдер яки нәрсәнеңдер башкаруына исәп тоту. И кызым, бер дә генә дә үзеңне үзең кайгыртмыйсың шул, бигрәк тә әбиеңә салынасың инде! Г.Бәширов. Пианино, суыткыч, телевизор ише әйберләрне күтәрергә анда аркандыр, баудыр ише әйберләре кирәк кадәр бар, күчерешкәндә, ул кешегә салынмый, авыр әйберләрне яшьләрдән ким күтәрми. А.Гыйләҗев. Хан кызы түгелсең, кешегә салынырга өйрәнмә. М.Маликова 7) Болытлау, сүрәнләнү, салынкылану (көн, һава тур.). Көн салынган // Куеру, авыраю, салмаклану (болытлар тур.). Болытлар, куерып, тоташка әйләнделәр, салындылар, һәм кыйгачлап яңгыр коярга тотынды. А.Гыйләҗев. 8) Үзен үзе билгеле хәлгә дучар итү, берәр рухи халәткә бирелү, сабышу. – Аерым бәндәләр, – дип яза ул, – бөтенләй этлеккә салынган... Я.Абдуллин 9) Сыйфатлардан һәм -ган, -мыш формаларыннан соң килеп, шулай кылану, юри эшләүне белдерә. Каенанасы аның бу халәтен сизмәде дә кебек, әллә сизеп тә сизмәмешкә салындымы?.. Г.Галиева. Сабира соңгы сүзләрне ишетмәмешкә салына. Ф.Бәйрәмова. Белсәләр дә белмәгәнгә салына бит алар махмыр дигән нәрсәнең җәфаларын! Г.Мөхәммәтшин Салына бару Торган саен ныграк салыну. Ул аны хәзер әйтер, һаман иелеп, күкрәгенә салына барган авыр башын аз гына күтәрер дә менә-менә әйтер шикелле. Г.Бәширов Салынып бетү Тәмам салыну. Урам башын өлгерткән дә инде, тик эчке башы гына салынып бетмәгән әле [өйнең]... Ә.Еники Салынып тору Әле, хәзер салынган булу яки һәрвакыт, гел салыну. Көн ачык түгел, болытлар салынып тора, һавада юешлек, яңгыр исе аңкый иде. Ш.Камал. Әнә ул кайларга кадәр җәелгән, әнә нинди алмалар, нинди чияләр, агачларын сыгылдырып, салынып торалар! Г.Бәширов. Ул ефәк эшләпә кигән, муенында күбәләк галстук, түш кесәсеннән сәгать чылбыры салынып тора, ә кулына таяк тоткан иде. А.Тимергалин Салына төшү Бераз салыну; тагын да ныграк салыну. [Авыру] Нәҗип бара алмады. Өйдән чыгып, берничә адым китүгә чайкала башлады. Аны ике малай ике култыгыннан җитәкләделәр. Ул, барган саен, иптәшләренә күбрәк салына төште. Г.Гобәй Салынып яту сөйл. к. салынып тору. [Апай] Аңа [әтигә] салынып ятмый. Үз өс-башын үзе карый. Г.Бәширов. Якты полоса әкренләп бире таба күчте, салынып ята торган Яңа Кәлимәтнең төзелеш мәйданнарын, тау-тау өелгән ташларын, төрле почмакларда муеннарын күккә сузган кран-манараларын берәм-берәм яктыртып, тикшереп-барлап узды. Г.Ахунов |