САЛЫНКЫЛАНУ ф. 1) Салынкыга (1 мәгъ.) әйләнү, салынып тора башлау. Колак салынкылану. Ишек салынкылану 2) Болытлау, сүрәнләнү, салыну (көн, һава тур.). Яңгыр алдыннан көн салынкылану 3) Бик акрынаю, сүлпәнләнү, пассивлану (адым, эш-хәрәкәт тур.). Талчыккан кулның хәрәкәтләре салынкылану 4) Әкрен эш-хәрәкәт итүчәнгә, пошмаска әйләнү, сүлпәнләнү; җитезлеге кимү. Эш ахырына таба салынкылана башлау 5) Төшенкеләнү, боегу, кәефсезләнү (кеше тур.) Салынкылана башлау Салынкыланырга тотыну Салынкыланып китү Соңгы вакытта салынкылану Салынкыланып тору Хәзерге моментта яки гел, һәрвакыт салынкы булу |