САЛЫНКЫ с. 1) Салынып (2, 3 мәгъ.) тора торган. Салынкы кабаклары күтәрелде, симез йөзенә шатлык чыкты. Г.Ибраһимов. Кечерәк буйлы җыйнак кына карт, иңбашлары әзрәк салынкы, кара-көрән муенында аркылы-торкылы сызыклар. Ә.Еники. – Һе, – дип, салынкы мыек чылгыен сыпырып куйды Мамаев. А.Тимергалин. Сарайның салынкы ишеге төбенә җиткәч туктады Миркадәм, минем ияреп эчкә керүемне теләмәде. М.Хуҗин 2) Сүрән, болытлы, яңгыр алдындагы кебек (көн, һава тур.). Көн салынкы. Авыр соры болытлар авыл өстенә бик түбән төшкәннәр. Г.Гобәй // Авырайган, салмак, җиргә шактый якын булган (болытлар тур.). Тау-тау ак болытлар, куерып, салынкы кара-кучкыл яңгыр болытларына әверелделәр. М.Галәү. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар. Ә.Еники 3) Арыганлыкны яки иренгәнлекне күрсәтә торган, әкрен (адым, эш-хәрәкәт тур.). 4) Әкрен эш-хәрәкәт итүчән, кабаланмаучан, җитезлек күрсәтмәүчән. Боларның барысын да мин юньле тотарга тиеш ләбаса, ханнар сайфиягә сирәкләгәч, салынкы йөргәнмендер шул... М.Хуҗин. Аты салынкының үзе дә салынкы, диләр. Казан утлары 5) Төшенке, боек (күңел, кәеф тур.) 2. рәв. мәгъ. 1) Бик әкрен яки иренеп, теләр-теләмәс кенә (эш-хәрәкәт итү тур.). Хәзрәтләрнең әзерләп килгән чыгышлары ничек кенә кызыклы булмасын, җыелыш, ни кызганыч, бик салынкы гына барды. Шәһри Казан. Мәгълүмат чаралары үз эшләрен салынкы башкарган 2) Боегып, төшенкелеккә бирелеп (йөрү, эшләү тур.) |