САЛЫНДЫРУ ф. йөкл. юн. к. салыну (2 – 4, 6, 7 мәгъ.) // Түбәнгә сузып асылындыру (аякны һ.б.). Йөргән вакытта бер иңбашын төшеребрәк, озын һәм каба кулларын һич хәрәкәтләндермичә, ике ягына аскан күсәкләр кебек салындырып, акрын һәм эре генә атлап йөри иде. Ш.Камал. Солтан, күзен кулы белән уа-уа, ялан аякларын сәке йөзлегеннән салындырып торып утырды. Г.Ахунов. Ул чыкканда, Алмабикә аякларын салындырып утыра иде. С.Поварисов. Эт телен салындырган

Салындыра башлау Салындырырга тотыну

Салындыра төшү Әз генә, бераз гына салындыру; тагын да ныграк салындыру. Айдагы Зөһрә кыз, айның бер читенәрәк килеп, башын да бераз салындыра төшкән кебек, Маһисылуны күзли, ачыграк күрергә тырышкан кебек карый иде. Н.Думави. Ике тапкыр уйнап чыккач, Салих туктады һәм, хәлсезләнгәндәй, иңбашларын салындыра төшеп, бераз тынып торды. Ә.Еники

Салындырып йөрү Гел салындыру. Бичаралар, температуралары күтәрелеп, ике-өч көн башларын салындырып йөриләр, тәгам ризык капмыйлар. М.Мәһдиев

Салындырып кую Тиз генә салындыру яки салындырган хәлгә китерү. Габдулла, мәдрәсә эчендә үзенең түбәтәен салып, яланбаш йөри башлады. Һәм чалбар балагын читек эченнән чыгарып, читек өстеннән салындырып куйды. Ә.Фәйзи. Аның [кашненың] бер башын алга, икенчесен артка салындырып куялар. Ә.Еники

Салындырып тору Салындырган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә