САЛЫМ и. 1) Дәүләт тарафыннан билгеләнеп, юридик һәм физик затлар тарафыннан түләнелә торган акчалата мәҗбүри җыем; налог. Бигрәк тә салым вә ясак күләме артты, хак вә бәя үсте. Ф.Яхин. --- казна салымнарыннан башы чыкмый иза чиккән ярлы-ябагай кулы белән һөнәргә тотына: итек баса, чыпта суга ---. Г.Ахунов. Җылы якларда җәннәт тормышы вәгъдә итеп, салым җәтмәсендә чәбәләнгән игенченең кызын юк кына бәягә алып, аларны көтүләре белән үзбәкләргә илтеп сатканнар. Р.Зәйдулла

2) махс. Бер салуда, бер оч буйлыктан сугыла торган киндер күләме. Тоташтан ике салым киндер сугу. Салымны зур итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә