САЛЧЫ и. Сал бәйләү һәм агызу эшләрендә эшләүче. Ага Агыйдел, Кала ярлары, Бара салчылар, Бора салларны. Н.Исәнбәт. – Бу минем племяш, абыйның улы, Солтан атлы, – диде Шәяхмәт абыйсы. – Салчылар әртилен ишәйтәм. Дөньяны таный торсын, диюем. Г.Ахунов. Әтиләре Фәхрисламны салчылар кыйнап үтерә. Кызыл таң |