САЛФЕТКА и. ит. Ашаганда яки ашап бетергәч, кулларны, иреннәрне сөртеп алыр өчен кулланыла торган кечкенә сөлге яки кәгазь кисәге; тастымал. Ул кәгазь салфеткалар белән аракыны корытырга тотынды, җиңе белән ашка тыгылып чыкты. А.Гыйләҗев. [Сабира:] «Кичәдән бирле шушы нәрсәләргә кулым кычый, юып ташлыйм әле үзләрен, булмаса!» – дип сөйләнә-сөйләнә, керләнгән сөлгеләрне, салфеткаларны, савыт-саба сөрткеч тастымалларны бер өемгә җыя да башлады. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә