САЛУЛА’У ф. Салуда (III) таеп кыйшаю, янтаеп китү (транспорт чарасы тур.). Юл юеш, пычрак, арба әле уңга, әле сулга салулый ---. Р.Зәйдулла. Чана, салулап, сулга китеп барды, бүренең ачылган авызы шалт итеп һаваны тешләп калды. Ә.Дусайлы. Я пычракка чума, я уңга-сулга салулый, я көпчәкләре бер урында әйләнә. Ватаным Татарстан Салулап алу Кыска бер вакыт эчендә салулау. Ул кинәттән генә салулап алды да тыелгысыз бер көч белән түбәнгә шуыша башлады. А.Тимергалин. КамАЗ туры юлда салулап алды. Ф.Яхин Салулап китү Кинәт салулау. Минем чана түбән таба салулап китте. Г.Ибраһимов. Нәсимә исемле артистка утырган чана салулап китә, һәм Нәсимәнең биләүдәге баласы чанадан тәгәрәп төшә дә боз өстеннән бәкегә таба шуып китә. Р.Батулла. Шул тауны төшкәндә, бормалы җирендәге комы йомшарган, һәм мотоцикл салулап китте. Безнең гәҗит Салулап тору Гел, һәрвакыт салулау; хәзерге моментта салулау. Шуңа күрә бу мәсьәләдә салулап тормыйк. М.Кәбиров Салулап яту Озак вакыт салулаган хәлдә булу Салулый башлау Салуларга тотыну. Машина бераз җай гына бара да салулый башлый. Кызыл таң |