САЛУ II ф. 1) Өс-башка яки кул-аякка кигән, таккан, бәйләгән һ.б.ш. нәрсәне чишеп, ычкындырып яки бүтәнчә кире алу. Бүген гүя миңа бик кирәкле Кеше кебек, ашыга-ашыга, Галошларың салмый, ни дип инде Килеп кердең, атаң башына?! Һ.Такташ. Шигырь бүген Сезне нәләтләүне Бүрек салмый гына башкара! Х.Туфан. Карт, маңгаен җыерып, нидер көтеп, аңа таба карап торды да эшләпәсен салды. А.Гыйләҗев. Күзлекләрен бер салалар, бер кияләр. Р.Сәлим // сөйл. Өс-баштан, аяк-кулдан киемен алу. Шуңа күрә Ибраһимов өстен салмаска булды. С.Поварисов. Өсләрен салсалар да, кашнены муеннан алу юк. Ә.Еники

2) Йөгән, тышау, камыт кебек нәрсәне ычкындыру, шудырып чыгару, ташлау, аннан арыну (хайван тур.). Җизнәсеннән чыгып, Мортазага яллану – бу бер камытны салып, икенчесен кию икәнлеген, ниһаять, төшенеп алды ул. Ә.Фәйзи. Гел йөгән белән күреп ияләнгән ат янына йөгәнен салгач барырга куркасың. М.Мәһдиев. Атның авызлыгын салуы. Бәрәннең кешәнен салуы. Бозауның муенчагын салып качуы

3) Мөгез, тире һ.б.ш.ны ташлау. Тик менә Каргалы үзе генә, мөгезен салган карт сыер шикелле, күпмедер вакытка кысыр кала. Ә.Еники. Нəзек тавышлы берəү: – Мөгезен салган поши булган ич ул, мөгезе булмагач, тибеп киткəн ул аңа! – диде. М.Шаһимәрдәнов

4) Кабык, тышча һ.б.ш.дан арыну (орлык һ.б.ш. тур.). Гөл төбендә ниндидер орлык тишелгән, сузаеп үскән, әмма кабыгын сала алмаган. Ш.Галиев

5) күч. Югалту, сакламау (табигый төсне, чырайны һ.б.ш.). Аның битен вак җыерчыклар каплаган, чәче агарган, ә тешләре – матур булып тезелеп торган вак кына тешләре – һаман да төсен салмаган иде әле. Г.Бәширов. Аның күп борчылу күрүдән инде төс сала башлаган йөзенә матур гына булып алсулык йөгерде. Ф.Хөсни. Ике тәрәзәнең берсендә (берсендә генә дип хәтерлим), кәҗәләрнең буе җитмәслек итеп, кайчандыр ак булып, хәзер инде төсен салган пәрдә эленгән. Ватаным Татарстан

Сала башлау Салырга тотыну. ...Кичен, күз бәйләнгән вакытларда, бите кызарып янган Гыйлемҗан Тукай янына килеп керде дә итеген сала башлады. И.Нуруллин. Шәһәр урамындагы агачлар, «безнең вакытыбыз үтте инде» дигәндәй, оялып кына яшел күлмәкләрен сала башладылар. Г.Хөсәенова

Салып ату Тиз һәм кискен хәрәкәтләр белән салу. Ә инде ике-өч тукталыш узуга, шундый итеп сыланалар ки, ирексездән чалбарны салып атасы килә башлый. З.Мәхмүди. Тәрәзәдән күзләп торган Әнвәрне шаккатырган тагын бер хәл булды: Нури, ялт кына күлмәген салып атып, аркасын, күкрәген, битен уч-уч кар алып уа, ышкый башлады. Г.Әдһәмова. Итекләрне салып аттым да, мендәргә капланып, тавышсыз гына балавыз сыктым. Гөлшәһидә

Салып кую Тиз генә яки алдан салу. Укытучы апабыз аяк киемнәрен салып куйды да, безне берәм-берәм кочтырып, елга аркылы ташыды. Б.Ислам. Кайберсе көлеште, кайберсе игътибарга алмады, бик сирәге генә авырлык белән баш киемнәрен салып куйды. Ватаным Татарстан

Салып ташлау к. салып ату. Ул чикмәне белән бүреген салып ташлады да каенесе артыннан басты. М.Галәү. Ихтыяр пинжәге белән ботинкасын салып ташлады да, өйдән алып килгән ыргакны чалбар каешына эләктереп, карт өянке ботагына башта куллары белән асылынды, аннары, бераз атынып торгач, ботакны аяклары белән кочаклап алды да мәче җитезлеге белән җәһәт кенә өскә менеп басты. Р.Вәлиев

Салып тору Сөйләм вакытында салу; нәрсәнедер салып, күпмедер вакыт үткәрү. Бу ялларда исә җылы киемнәрне салып торырга туры киләчәк. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә