САЛУ I ф. 1. 1) Берәр әйберне нәрсәнең дә булса эченә төшереп, куеп, кыстырып, агызып, коеп һ.б.ш. рәвештә урнаштыру. Кылычларын салып кынына, Китте дошман килгән юлына. Х.Туфан. Шул таягы белән ул кизәкне чирәмнән куптарып әйләндерә дә аннары, иелеп алып, чиләгенә сала. Ә.Еники. Әнә ул ап-ак чиләктән чүлмәкләргә җылы сөт сала. Ф.Әһлиуллина. Китап эченә өрәңге яфрагы салу. Самавырга күмер салу. Улакка су салу. Документларны папкага салу 2) Гадәттә озынча яки яссы әйберләрне кая да булса яткырып, аударып яки таратып кую, урнаштыру. Аның артыннан кыска итеп киселгән утын түмәренә чабылган балталарын аркаларына салган Нурулла, Фәрваз, Риҗал һәм Ләбип ияргән. Р.Мөхәммәдиев. Шулай «кем батар икән?» дип көтеп торсам, иңбашына көрәген салып, ишегалдыннан әти чыгып килә. Г.Бәширов. Художник асфальт өстенә үзенең эскизларын таратып салды. К.Тимбикова // Берәр нәрсәнең өстенә куеп, орындырып-тидереп тору (кулны, башны, аякны һ.б.ны). Керәләр дә алар мине сырып ала, Берсе килеп иңнәремә кулын сала. Һ.Такташ. Ат караучы абзый моны аңлады күрәсең: сабыйларча саф бер елмаю белән елмаеп, әле бүген генә танышкан үсмер егетнең җилкәсенә исән кулын китереп салды. Г.Ахунов. Фәсхетдин абый башын мендәргә салды һәм, бик нык арыган кешедәй, татлы йокыга чумды. Р.Сәлим // Ике якка салындырып, аркылы кую. Нурислам малайны алдына аркылы салган да авылга җайдак чапкан. А.Гыйләҗев. Гәрәй, каеш чыбыркысын кулбашына салып, сукрана-сукрана, түбән очка атлады. Ф.Хәбибуллин. Күңелем сизенгән икән, Гамис та шунда иде. Фетр эшләпә кигән, яхшы костюмнан, плащын, бөкләп, беләгенә салган. М.Галиев 3) Җәеп-таратып яки сузып кую, урнаштыру; түшәү. Агыйделгә басма салдым, Каенын сайлап кына. Җыр. Карчыкны ипләп кенә утырттылар, мендәрен, таяныр өчен, янтыгына салдылар. Ә.Еники. [Исхак] Мунча ташына мул итеп кычыткан сала, бөтнек сала, мәтрүшкә сала. А.Гыйләҗев // Вакытлыча яки тиз генә җәю, әзерләү (йокы урынын). – Бибиҗамал әбиегез ятып торсын, урын салып бирегез, – дип, Зариф егетләрне алып чыгып китте. Г.Галиева 4) Күтәртү яки күтәрү (йөк һ.б.ш. нәрсәләрне). Аның [Хәдичәнең] аркасына авыр капчык салганда, Нурмөхәммәтнең эчәк-бавырлары өзелеп төшкәндәй тоела. С.Поварисов. Кыйналудан, газаплаулардан үзен-үзе тота алмас хәлгә килгән Айдаровны ике партизан җилкәләренә салып алып чыктылар. Г.Ахунов. Үләнле капчыкларны атлар сыртына Мирхәсән күтәреп салды. М.Хуҗин // Төяү (йөкне). Салам төяүчеләр безгә юри күп салалар иде. Г.Ибраһимов. – Менә миңа карагыз! – дип мактана паровоз. – Туксан тугыз вагоным бар, Меңәр пот йөк салабыз. Б.Рәхмәт 5) Гәүдә авырлыгын кайсы да булса әгъзага аудару. Күтәрә башлауга, бөтен авырлыгын салып, Җәләй кешенең уң беләгенә ята һәм күтәреп алырга ирек бирми икән. Н.Яһудин. Чаңгыга баскач, хәрәкәт җиңеләйгәндәй булды. Таякларга авырлыкны саласың да чаңгыларны гына шудырасың. Ә.Маликов. Яралы аяклары тыңламый, таякка бөтен гәүдәсе авырлыгын салып, әле бер, әле икенче аягын өстерәп диярлек йөри иде, мәрхүм. Кызыл таң 6) Нәрсәне дә булса кимичә, өскә, иңгә ябу. Өстәл янына утырган кеше аркасына мехлы пальто салган һәм үзе туңа торган кыяфәттә калтыравык тавыш белән ашыгып-ашыгып сөйли һәм дә тәрәзә төбендәге шешәләргә кулы белән күрсәтеп куя. Ш.Камал. Ул, әйбәт шәлен иңенә салып, кызлар кебек җиңел адымнар белән, югары очтан түбән очка ике тапкыр урап кайтты... А.Гыйләҗев. Яше белән дә, акылы белән дә Солтаннан өлкәнрәк булган Имам Каһарманов, җилкәсенә шинелен салган көйгә, аның янына килде. Г.Ахунов. Ул китүгә үк, хатын көзге каршына килеп басты, күлмәклекне туздырып иңнәренә салды, чәчләрен таратып җибәрде. Р.Зәйдулла 7) Яткыру. Салды саламга тол ана Сөеклеләрен, Чүпрәкләр белән аларның Япты өсләрен. Х.Туфан. Бала янә дә ныгытып елый башлагач, Габбаска китәргә ым кагып, баланы әнисе янына имезергә салдылар. Г.Ахунов. ...Кызчыкны әле су исе дә китеп өлгермәгән талчыбык кәрзингә, ефәк юрган өстенә салдылар. Ф.Әһлиуллина 8) Көрәштә: егу, җиңү. Шулай да мин аңардан көрәшергә шактый ук өйрәнеп калдым һәм, бил ныгый төшкәч, үзем дә кайбер малайларны әйбәт кенә әйләндереп сала башладым. Ә.Еники. Быел Сабирҗанны сыртына салмасам, исемем Әхтәм булмасын, дип әйтә, ди. Г.Галиева 9) Кемнедер ниндидер бер максат белән кая да булса урнаштыру, кертү, бирү. Калага илтеп укырга салабыз дисәләр, авылны ташлап китәр идеңме? Г.Бәширов. Без гаепсез идек ил каршында, Тик... төрмәгә безне салдылар. Х.Туфан. Ахырда кияве әйтте: «Гөлкәй, бүтән чара юк, әбине больницага салырга кирәк», – диде. Ә.Еники. --- зимагур Шәяхмәт өчен «дапруска» тартканы, олыс өтермәнендә зинданга салып йөрткәне өчен, ул аңар һәм, гомумән, Зартугай халкына бик ачулы иде. Г.Ахунов 10) Ию, бөгү, салындыру, авыштыру (башны һ.б.). Бу, бичара, куркуыннан күзләрен йомып, башын алга салып торды. Ф.Әмирхан. Мин үзем дә башны аска салдым, Нишләрмен, дип хәзер эчемнән. Һ.Такташ // Төшерү, салындыру, аска юнәлтү (борынны һ.б.). Борыныңны җиргә салуың кайгы галәмәтедер. М.Акъегет. Сөйлә әле син дә берәр нәрсә, Әллә нәрсә борның салгансың. Һ.Такташ // Салындыру (керфекне, канатны һ.б.ш.). Биленнән дә узып киткән калын толымнарының берсен күкрәк ягына салды. Г.Галиева 11) Атлау, басу (аякны). Үзе ул кечкенә буйлы, вак-вак кына атлап, кызу гына тыраклый, ә хатыны озын-таза, аякларын салмак кына эре-эре итеп сала. Ә.Еники // сөйл. Ясау (гадәттә эре адымны). Мөзәкир адымнарын эрерәк сала башлады. А.Гыйләҗев // Ясау, йөртү (колачны, киң колач белән йөзгәндә – кулны). Колач салыр идең, тез төпкә тия, басар идең, оят җирең елтырый... А.Гыйләҗев. Кереп карыйсы иде бит [күлгә], теге еллардагы кебек, колач салып, бер иңлисе иде бит! Ә.Еники // Ишү (ишкәкне). Өч пар ишкәкне алты кеше бер уңайга күтәреп сала башлагач, ул [көймә] килешсез кара бер җанвар кебек, дулкыннар белән көрәшә-көрәшә, эчкә таба үрмәләп китте. Ш.Камал. Көймә, мәһабәт бер зифалык белән мачтасын авыштырып, дуга ясап борылды да ярга таба шуды һәм, ике-өч тапкыр ишкәк салуга, борыны белән ярга килеп терәлде. А.Тимергалин 12) Аралаштыру-катнаштыру өчен, нәрсәне дә булса икенче бер әйбергә кушу. Карчык, бик зур эш берлән мәшгуль кеби, чәй эчүен дәвам итте. Картка каршы бер сүз дәшмәенчә, кәҗә сөте алып кереп, чәенә салып эчә башлады. Г.Исхакый. Аяклары, сазлы җир булганлыктан, баскан саен, чүпрә салган кебек кабарып, пычтырдап торган кызыл балчыкка бата, аларны көч-хәл белән суырып алырга туры килә. Н.Көбәш. [Килене:] Мин ашка бәрәңгене салдым инде. А.Әхмәт. Хатыны чәй янына йомырка тәбәсе куырып китергән иде, тоз салырга оныткан булып чыкты. И.Гази 13) Дәвалау яки дәвалану максаты белән дару кабул итү яки шприц кебек инструмент ярдәмендә тәнгә кертү. Башкалар [армиягә бармас өчен] аяк-кул бозалар, күзгә, колакка агу салалар. Г.Ибраһимов. Уколлар салып, тәмам хәлләндереп киткәннәр иде хатынны, карасам, янәдән теге нәмәстә [тычкан] тәгәрәп чыгып килә... Р.Сәлим // Банка, сөлек кебек нәрсәне тәнгә махсус кую. Шул яз көнендә, көннәр җылынып йиткәч кенә, тамырдан кан алалар, мөгез салалар. Г.Исхакый. Тамырлар белән дә дәваладылар, сөлек тә салдылар. Ләкин әти тазармады. Г.Бәширов. Авыр күтәреп эчләре төшкән хатын-кызларга чүлмәк салырга да мине йөртәләр. Г.Галиева 14) Яраланган, имгәнгән һ.б.ш. урынны саклау өчен, бинт, гипс кебек нәрсәләрне җайлап беркетү, кую. Укуларың гел укол ясау белән шин салудан гына тормый бит, акыллым! Р.Гаязетдин. Ул, мотоциклдан егылып, аягын имгәткән иде, гипс салганнар. Н.Көбәш. Аңлавымча, яраны юган, тирене пластырь белән тарттырган да өстенә бәйләвеч салган. Ватаным Татарстан. Шок хәлендә калган егеткә «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре авыртуны баса торган дару биреп, жгут салып, реанимациягә озатырга торганда, ул аягын эзләтә башлаган. Безнең гәҗит 15) Тегеп, ябыштырып яки бүтәнчә беркетеп кую (ямауны, олтанны һ.б.ш.). [Ярлы-ябагай] тузган-искергән чикмәненә кырык беренче ямавын сала... Г.Ахунов. [Рәйхана] Өр-яңа чабатага төп салам, дип калды. З.Зәйнуллин. Киез итекләргә олтан салып утыра идем, кулымдагы безне ачу белән идәнгә кададым да: – Баланың әтисе мин, – дидем. Н.Гыйматдинова. Күлмәккә кесә салу. Астар салу 16) Ягу, сөртү, сылау, буяу һәм башкача йоктыру (пудра, буяу, бизәнү әйберләре кебек нәрсәләрне). Ул эчке яулыгы өстеннән юка кәшемир шәльяулык бөркәнгән, аның күзләренә сөрмә тартырга, бит очларына иннек салырга да өлгергәннәр. Г.Бәширов. Шәүкәт Хәсәновичның грим сала торган өстәлендәге кечкенә афишаларга игътибар итәм. Ф.Әһлиуллина. Шунысы кызык: БДИ аркасында агарган чәчләренә елына күпме буяу салалар икән? Безнең гәҗит 17) Тамга, билге, бизәк-сыр кебек нәрсәләрне язып-сызып, уеп-чокып һ.б.ш. ысуллар белән кую, ясау, төшерү. [Врачлар] Әскәрне «нестроевой» дигән тамга салып чыгарып җибәрделәр. А.Гыйләҗев. Ниһаять, туган авылы Нурлы Алан урамнарына үзе теләгәнчә бизәк сала, нур иңдерә алачак ул. Р.Мөхәммәдиев. Ике көн элек кенә пилорам янында тәгәрәшеп яткан агачларны карап кайттылар, бурага дигәннәренә билге салып чыктылар... Г.Гыйльманов 18) Резолюция, виза һ.б.ш. нәрсәләрне язу, бирү. [Нина Михайловна:] Бөтен таләпләр үтәлсә, бер секунд тормыйм, имзамны салам! А.Гыйләҗев. Бераздан аңа ниндидер кәгазьләр өеме китерделәр, ул аларны укый, кирәкләренә резолюция салып алып куя, күпләрен ачып карый да калдыра, ачып карый да узып китә торды. Ф.Яхин. Шигырьләремә ниндидер виза салды да, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшләгән Саимә апа Ибраһимова янына җибәрде... Р.Миңнуллин 19) Нәрсәгә дә булса дучар итү. Вето салдым барлык мескенлеккә! Зөлфәт. Матбугат эшләре комитеты тарафыннан әлеге китапка арест салына. З.Мансуров. Кыскасы, Тукай үз иҗатында, Шүрәлесен авызлыклап, «шакшы сүзләр»гә табу салган, авыз пычратмаган. А.Тимергалин. Шул ук вакытта, статистика мәгълүматларына караганда, дару базарында файдалануга рөхсәт ителгән 20 препаратның 20 процентына 10 ел эчендә тыю салына. Ватаным Татарстан 20) Башлау, ясау, яру (юлны, буразнаны һ.б.ш.ны). Кәҗә сукмагын салып кайт әле, без дә шунда йөри башларбыз. А.Гыйләҗев. Чамаламый аз гына уңга каердыңмы, аста җәһәннәм чокыры, төштең, беттең... Һәм, тапканнар юл салыр урын. С.Поварисов. Бу елларны үрчегән пошилар, ахрысы, күлгә сукмак салганнар. А.Тимергалин // Ясау, калдыру, барлыкка китерү (эзне, җәрәхәтне һ.б.ш.). ...Ә җыр тукталмас, Ул яра кебек Эз салып урнашыр күңелгә. Х.Туфан. Бодай басуында күлдәвекләр җыелган, пычрак ерганаклар күбекләнеп, әрле-бирле боргаланып, буразналардан эз салып, төрле якка агалар. А.Гыйләҗев. Ул [Зөһрә] инде, чыклы үлән өстенә беренче эз салып, чишмәгә барып кайтты, аннары Иделдән су ташыды... Х.Сарьян 21) Кабызып җибәрү, төртү (утны). Әлеге төш теләк очкынына ут салды. С.Поварисов. Учакка ут салгач, [Галимә] ялкын шәүләсенә текәлә дә хәрәкәтсез кала. Н.Гыйматдинова 22) Нәрсәне дә булса һавага тарату, тирә-юньгә бөркү, бүлмәгә сеңдерү (төтенне, даруны һ.б.ш.ны). Бәйләп алып кайтканнар да тондырганнар базга. Салганнар төтен. Г.Бәширов. Подвалга ыс салу // Суны, эссесе, пары чыксын өчен, мунча ташына сибү. Мунча дигәчтен дә, ул, әйткәнебезчә, су салып чыжлаган пар чыгара торган мунча түгел. А.Хәлим // Эссене, парны ташка су сибеп чыгару, булдыру, ясау. Улым, атаң мунчаны карап чыкты. Эссе салып, исләрен дә чыгарып бетерде, миллеген дә пешереп куйды. Г.Галиева. И ләүкәдә утыра җизнәң, и чабына, и чабына. Эссе сал да эссе сал, дие. Г.Мөхәммәтшин 23) Аш-суны савытка бүлеп бирү. – Кая, аш салып бир әле, – диде Галиулла, берни дә булмаган кебек. К.Тимбикова. – Юкса монда эчкечелеккә сабышуың да тиз, – дип аңлату кирәк тапты Эдлай һәм тәлинкәгә аш бүлеп салды. А.Тимергалин. Биктимер савытларга буы чыгып торган шурба салды. Р.Зәйдулла // Малга, кош-кортка азыкны бирү, сибү. Мин --- атның алдына бер-ике көлтә солы салдым. Г.Бәширов. Менә бүген өендә чыпчыкка салырлык та ризыгы юк икән. С.Поварисов. Азыкны ялгашларга бүлеп салгач, Мәгъфирүз үрдәкләрне ашата калды, Зөһрә белән Шамил кайтып киттеләр. Х.Сарьян // Балага имезлек әзерләп бирү. [Шәмсениса] Балага, ипи чәйнәп, имезлек салдырмады. Г.Ахунов 24) Бит-кул юучыга суны агызып тору. Шашлыкны ашап бетерүгә, тавышсыз картка ияреп яшь кенә бер кыз килеп керде, кул юарга кечкенә ләгән урнаштырды, комганнан су салып торды, дастарханны җыештырды, савыт-сабаны алыштырды, газетлар кертте. Р.Мирхәйдәров 25) Туй бүләге, мәһәр кебек нәрсәне котлап табынга кую яки бирү. Туй бүләге итеп салган күлмәклегемне дә яратмады, бизәге сары, минем саргаеп үлүемне телидер инде, дигән... К.Тимбикова. Бер туйда бүләк салуга килеп төртелгәч, кызмача әти кеше, күңеле киңәеп китепме, яшьләргә машина вәгъдә итеп ташлады. Шәһри Казан 26) Отышлы өстәл уеннары уйнаганда, акчаны яки отышка дип билгеләнгән әйберне уенга кую. [Кәрт уйнаганда] кайбер солдатлар күзенә берәр тиен генә салып уйнасалар да, сәгать эчендә җитмеш биш тиенне [барлык жалованьене] калдырып, читкә китеп утырдылар. М.Гали. Лотоны икешәр тиен салып уйнау 27) Шобага кебек нәрсәләрне ясау, үтәү, тарту. Автомат үзенең сыңар булса да үткер күзе белән шахмат тактасына текәлде. Жирәбә салдылар. Гроссмейстерга аклар эләкте. А.Тимергалин. Аулыбызда бер чибәр бар, Әйдә, салыйк шобага. Җыр // Күрәзәлек итү максаты белән багу әсбапларын төрлечә таратып, аралаштырып тезү, урнаштыру. Олуг падишаһ, безгә күрсәткән игътибарыгыз вә мәрхәмәтегез өчен тәшәккердән гаҗизмен, әмма ләкин әйтергә тиешмен ки, мин күрәзәче дә, фал салучы да түгелмен. Ә.Еники. Борчак салу. Нугыт салу. Комалак салу // Берәр нәрсәне яки кешене шобага я багу предметы итү, жирәбәгә язып һ.б.ш. рәвештә объект итеп алу. Егет сайлау уенында мине өч кат салганнар. Мин өчесендә дә Әсмага чыкканмын. Г.Ибраһимов 28) чыг. килеш. исемнән соң. Чамалап карау, алдан билгеләү, бүлеп кую өчен хисаплау (керем-чыгымны һ.б.ш.). Центнерын берәр сумнан гына салганда да биш машина ашламага йөз сум кирәк булу // юн. килеш. исемнән соң. Алдан хисаплап, чамалап билгеләү, күңелдән бүлеп кую. [Зәйнәпбану] өстәмә итеп алачак бодаеннан йортта ниләр җиткерәсен, туйга ниләр әзерлисен исәпли иде: «Мунча миченә салыйм бер өч пот, «үзенә» пальто тектерергә кирәк булыр кимендә биш пот. Аннары килеп, икебезгә киез итек бастырырга – тагын ике-өч пот...» Г.Бәширов // Счёт белән исәпләү-санау. Бар ул алар, күп ул бездә: Ният әйбәт булса да, Поэманы язганчы ук, Юл санына чут сала. Х.Туфан. Официант кечкенә счётында шалт-шолт салды да: «Сездән җәмгысе алтмыш тиен!» – диде... Ә.Еники. --- әллә ничә кат рәхмәтләр әйтеп, ишектән чыгып барганда, бөтен чут салу, кәгазь кыштырдау, сөйләшкән авазларны җиңеп, башлык хатынның көр авазы карчыкны куып тотты. Р.Сәлим 29) Юнәлеш килешендәге үлчәм белдерә торган сүздән соң шул система берәмлегенә күчерү; күчереп исәпләү. Кошлар очып җитмәс ерак Себер ята иде арада. Чакрымнарга салсаң – ерак идегез, Йөрәкләргә якын эшче калалар. Д.Фәтхи. [Сугыштан кулсыз кайткан МТС директоры:] Бүгенге көндә ат көченә салсаң, шушы сыңар кулымда ничә мең ат көче бар!.. Я, ал элекке иң зур алпавытны. Аның ат куәтен кара... Минем янда кем ул?! Н.Исәнбәт. Центнерлы йөкне потка салып чамалау 30) Берәр саклау урынына җыю, туплау яки саклыкка дип аерып калдыру (чәчү орлыгын, азык-төлекне һ.б.ш.ны). Аннары баз уңаен такырайтып ук көрәргә дә кирәкми, кар тыгызлангач, баз өстенең ишек төбен генә казып төшәм дә, шул тирәдәге кар базга салырга җитә. М.Хуҗин. Хәтерлим әле, 7 нче сыйныфта базга бәрәңге салганда да, бер-ике бит китап укып ала идем. Ватаным Татарстан 31) Сакларга тапшырып тору (кассага һ.б.ш. махсус җиргә). Аның өстенә, биш-алты мең кассага салдым. Г.Мөхәммәтшин. Зур шәһәрләрдәге шикелле, монда акча салу, акча алу өчен банк та ачыла. Ә.Еники // махс. Бурычка акча яки вакытлыча файдаланырга ни дә булса алу өчен, берәр әйбереңне биреп калдыру, куеп тору. Нигә эндәшмисез, әллә телегезне ломбардка салдыгызмы? К.Тинчурин. --- ул [Гәрәй], өендә хатыны, бала-чагасының хәле бик авырайгач, берәрсенә закладка салып булмасмы дигән исәп белән, актык казанын күтәреп чыккан иде. Г.Ибраһимов. Йортта мал-туар күп, иген-таруга байлык исә дә, акча калмаган, өстәвенә Җәләл йорт-җирне дә китәр алдыннан рәһенгә салган иде. Г.Нигъмәти 32) Күңелгә, хәтергә алу, кабул итү (сүзне, киңәшне, кисәтүне һ.б.ш.ны). Аны [хатны] үзендә саклый алмаячагын аңлап, юк иткәнче сүзен-сүзгә күңеленә салып калдырасы килеп, кат-кат укыды. Г.Галиева. Менә шушыларның барысын да күңелеңә салып куй! М.Кәбиров. Галстуксыз бу кеше белән әле тагын очрашулар булачагын карт күңеле белән сизә, шуңа ул аны хәтеренә салып кую өстенә аңларга да тырыша иде. Р.Мирхәйдәров 33) Юкка чыгару, бозу максаты белән яки кадерсезләп берәр җиргә ташлау. Ун пот биреп, мылтык алдык, Үрдәк атарга бардык. Ярамаган мылтык алып, Икмәкне суга салдык. Һ.Такташ. Күккә чөеп мактарлык булмаса да, җиргә салып таптарлык та түгел икән бит. Н.Көбәш 34) Бирү, сарыф итү, чыгару (көч, сәләт, тырышлык, акчаны һ.б.ш.ны). Әмма шуңа карамастан ул, йөреп-сорашып һәм бик күп көч салып, менә дигән бакча үстерде. Ә.Еники. Әле без бит биредә ике ел эшләргә тиеш, һәм алай-болай гына да түгел, ә бөтен җегәрне, осталыкны салып. Р.Фәизов. [Хәерниса:] Өмәчеләрне сыйлау өчен дә, никадәр акчаны шайтан суына салырга кирәк. Ю.Әминов. Егет, уң учын ишек тактасына куеп, егәрен салып, инде көчәнеп этте. М.Хуҗин 35) Юнәлтү, төбәү (уйны, зиһенне, ниятне һ.б.ш.). Профессорга төбәлеп, аның әйткән бер сүзен тыңлап, күңел салып утыра башлый Нурия. Г.Ахунов. Хәер, Ярмөхәммәт андый төртмә сүзләргә игътибар салмый. Р.Батулла. Кыз аларның һәр сүзенә күңел салды, дикъкать бирде. Ф.Яхин 36) Берәр төрле мәгънә, эчтәлек бирү (сүзгә, сөйләмгә, җырга һ.б.ш.га). Маһирә бераз гына сабыр итеп, аның каршына үзе килде, һәр сүзенә тирән мәгънә салып, түземлек вә итагать белән күреште. Г.Галиева. – Һәркемнең үз сәгате инде... – дип өстәп куйды ул бераздан, сүзләренә мәгънә һәм шаярту төсмерләре салып. Ф.Яхин. Сандугач та үз сайравына фәлсәфи мәгънәләр салмый, аның максаты анык: ул былбыл кызын кавышырга чакыра... Р.Зәйдулла 37) Ишеттерү, бирү (тавышны, авазны, өндәүне һ.б.ш.ны). Үзе дә сизмәстән [Солтан]: – Һа-а-ай! – дип өн салды. Г.Ахунов. – Беренче авазын салырга вакыты җитә нәнинең дип, инде кичә үк уйлаганыем, – диде кендек әбисе, Газзәбануны күрү белән. Г.Галиева // Тарату, ишеттерү-ирештерү (хәбәрне, сүзне, чакыруны һ.б.ш.ны). Хәзер коллективта ирләр аз, миңа да сүз салып караучылар юк түгел. А.Гыйләҗев. Газзәбану килен ризалыгын бирүгә, миңа хәбәр салырсыз, никахыгызны, шәригать кушканча, үзем яңартырмын, Аллаһы боерса, диде. Г.Галиева. Алай гына да түгел, татарлар чакыру салса, шул мәркетләр шундук магулларга каршы күтәрелә. В.Имамов // Ясау, белдерү (ымны һ.б.ш.). Мәүлиха апа да таптанып минем янда тора; күрәм, Кәримәнең дә миңа нидер әйтәсе килә: керфекләрен уйнатып миңа күз кыса, ым сала. А.Гыйләҗев // Күңелдә туган ачу, гаҗәпләнү кебек хисләрне тавыш күтәреп белдерү. Хатын дигәннәрең беркөнне Йорт эчендә гауга салдылар. Һ.Такташ. Оран сала йөрәк, сыкрый-сыкрый, Юл бирмәскә тели сагышка. Х.Туфан. Шушы хәлгә килешмичә ничек сөрән салмыйсың? Р.Зәйдулла. – Коебызда әллә мәче, әллә күсе үләксәсе, сукыр бәбәкләрем рәтләп шәйләмәде, харап! – дип, хатын һаман саен разбой сала. Н.Гыйматдинова. Бер карый, бер елмая, хай-гай сала аккош кеби. З.Ярмәки 38) Почта һ.б.ш. элемтә хезмәте аша җибәрү. Әнә сугыш бетәсе елны, неместән посылкалар кайткач, ничек булды? Аннан бит гел ефәк салдылар солдатлар. М.Мәһдиев. Үзе атна саен диярлек хат сала торды, әмма аның хатлары суга аккан кебек эзсез югалдылар. А.Гыйләҗев. Хәтта минем исемнән акча, посылкалар салуын да монда кайткач кына белдем бит. Г.Галиева 39) Берәр төрле рухи-психик халәт яки сыйфат тууга этәргеч бирү, сәбәпче булу. Яфраксыз агач башларында, өй кыекларында һәм кайбер тәрәзәләрдә кояшның кызгылт шәүләләре чагылып, күңелләргә сагышлы уйлар сала. Ш.Камал. [Галимҗан] Студентлар күңеленә эстетик зәвык салды. С.Поварисов. Тугач та баланың күңеленә моң салмасаң, ул беркайчан да гамьле, гүзәллек яклы, миһербанлы зат булып формалашмый. Н.Гыйматдинова // Коткы кебек нәрсәләрне тарату, чыгару, барлыкка китерү. Элеккегә караганда да югарырак күтәрелә, йомшак җаннарга курку сала, икеле-микелеләрне нык өркетә бу горур баш. С.Поварисов. Шул ук вакытта, туганнан алып әлегә хәтле бер генә дә нужа күрмәгәннәр икән, дигән шомлы уй йөрәкләренә тынгысызлык сала. З.Зәйнуллин. Кешеләрнең күңеленә шом салып баруы рәхәт. Р.Зәйдулла // Күңелсезлекне, бәхетсезлекне китерү, шуңа сәбәпче булу, шуңа дучар итү. Дошманнары итеп Әскәр Моратов, асылда, гел бертөрле затларны – я алга чыгып, я артка төшеп үзенә нинди дә булса зыян салучыларны – --- исәпли иде. А.Гыйләҗев. Юньле карак үз авылына җәбер салмый, ди бит! Г.Бәширов // Җәзаны бирү, шуңа хөкем итү. Ул миңа нинди җәза салыр икән? М.Фәйзи. Себер җибәргәннәр элек, Җәза салып халыкка. Татарстан яшьләре // Фикер, идея, план һ.б.ш. нәрсәне әйтү, бирү, күңелгә төшерү, хәтергә китерү. Ярый әле, минем дә искә салдың. Г.Минский. Картинада теге аю үзенең Улларына сокланган кебек, Бер картыбыз йөри, бурычларны Искә салып, киңәшләр биреп... Х.Туфан // Берәр төрле рухи халәткә яки хәлгә дучар итү, шуңа төшерү. Салма хәсрәткә аны, Тәңрем, сузам кул иркеңә! Һ.Такташ. Бу табигый күренеш тә күпләрне хафага сала: телебез артык ярлылана, янәсе. С.Поварисов. Исән чагыңда да мине сары сагышларга салып яшәдең бит, җаным... Г.Галиева. Үзен борчуга салган сорауларга бер җавап та таба алмады ул. А.Гыйләҗев 40) Төрле салым-җыемнарны түләргә дип билгеләү, шуңа дучар яки мәҗбүр итү. Тук халыкны, сату-алу белән кайнашкан нэпманны совет бик каты китереп кысты, шатырдатып налог сала башлады. Г.Ахунов. Җиһангир агага әйтергә кирәк. Штраф салсын! А.Тимергалин. Моның өстенә император Маркиан Атилла ханга ясак салудан баш тарткан. М.Хәбибуллин // Йөкләү; ясарга, эшләргә-үтәргә дучар яки мәҗбүр итү (чыгымны һ.б.ш.). Чыгымны аның [мәрхүмнең] семьясы җилкәсенә салмыйча, бергәләп үз өсләренә алырга булдылар [кардәшләре]. С.Әдһәмова 41) Үз ирке-ихтыярына кую, калдыру, җибәрү. Бераздан Хәсән мәхдүмне кайтарып, Хәсән әфәнде илә арабызда гакде никах идеп, аталарыбыз безне бер-беребезгә багладылар; фәкать, яшьлегебез сәбәпле, зөфафыбызны үз ихтыярыбызга салдылар, чөнки бән ул вакытта сигез яшемдә генә идем. З.Һади. Атланган кеше аны [чабып барган атны] хәзер ашыктырмый, үз ихтыярына салган. Ш.Камал 42) Тәртипкә, җайга, нормаль хәлгә китерү, яраштыру. Болай бармас бу сугыш, бер-бер рәткә салырлар, диешәбез. А.Гыйләҗев. – Юк-бар өчен әрләшмик әле, – дип, Илгизәр безнең менә-менә бозылырга тиеш мөнәсәбәтләребезне җайга сала. Н.Гыйматдинова. Ярый, мин әйтәм, хәзер юлга салабыз аны [төзекләндерү эшләрен]. М.Шабай 43) Көйгә, рифмага туры китерү, шуңа яраклаштыру (җырны, әдәби әсәрне һ.б.ш.ны). [Җырны] Сандугачлар һәм тургайлар Матур көйгә салганнар. Г.Зәйнашева. Теге сиңа күрсәткән «Яңгырлы төндә» дигән шигырьне әйбәтләп рифмага салып бетердем. М.Нәзиров // Нотага күчереп яки оркестрга яраклаштырып язу (көйне). Ә инде халык моңнарын язу, нотага салу бары тик XX гасырда гына башлана. Р.Вәлиев. Ул аны бераз үзгәртә, шомарта, баета да оркестрга сала, һәм җыр шулай Сәйдәш иҗатына кереп тә китә. Р.Батулла 44) Кайнатып пешерергә кую (аш-суны). Ашны да шуларны уйлап ишлерәк салган иде [Маһибәдәр]. А.Гыйләҗев. Галия ханым, шаяртып сөйләнә-сөйләнә, пилмән салырга керешкән иде, кемдер итагатьле итеп ишек шакыды. Ф.Әһлиуллина // Пешерергә кую яки пешерү (ипине, мич ашларын һ.б.ш.ны). --- авырлык белән исәпләшеп тормадылар: егетле кунакларны бәлеш салып, мунча ягып ашка алдылар; нәзер әйтеп, Корбан бәйрәме саен тояклы мал суйдылар, хәер-садакаларны кызганмадылар. А.Гыйләҗев. Инде җыенга бер-ике көн кала, хатын-кыз, нәкъ бәйрәменә хас, бөтен дирбиясын кертеп, татлы чәй ризыклары әзерләү һәм ипи салу мәшәкатьләренә чума. Г.Галиева // Әчетергә дип кую (балны һ.б.ш. эчемлекне). Бәйрәмгә дип сыра салу. Туйга бал салу 45) Мунчалалык кабык, киндер һ.б.ш. нәрсәләрне җебетеп-йомшатып эшкәртү өчен суга батыру. Габдулла аның мунчала сала торган күлдән кайтканын ишетте һәм әнисеннән Тимриләргә кереп чыгарга рөхсәт сорады. Ә.Фәйзи. Елга буйларында яхшы юкәлекне сайлап, ирләр һәм хатын-кызлар кул көймәләре белән юкә салырга барганнар. Яңарыш. Елга тармагын буып басма салу. Киндер салу 46) Ашламаны туфракка кертү. Комплекс 12 метр киңлектә, орлыкны 2 сантиметр тирәнлектә, астына ашлама салып күмдереп бара. Якты юл. Торф чыганаклары янган вакытта, бер метр тирәсе чокыр казып, бу урынга төрле минераллар салырга кирәк. Ватаным Татарстан 47) Сугарга-тукырга дип әзерләп станга корып кую (киндерне). Ак киндер салу. Тула салу. Салган киндерне тизрәк сугып бетерергә ашыгу // Сугу, туку. Бәйрәм алдыннан сөлгелек салып алу 48) Аулый-тота торган бугалак, капкын, сөкә, ятьмә һ.б.ш.ны кую, кору. Ни пычагыма интегеп ау салып йөрдек без! А.Гыйләҗев. Үзләре ел саен сөкә сала торган җиргә җиткәч, шомланып туктады, йөрәген үткен пәке белән сызып алгандай булды. Г.Ахунов. Һәр салган кармакка бер балык эләктергән оста балыкчы кебек, һәр хаты белән бер кеше башын ашый торган «мәшһүр» агент-коммунистка әверелә ул. С.Поварисов 49) Тышау, каеш, йозак кебек нәрсәне ычкынмаслык, ачылмаслык итеп бәйләп, буып, бикләп яки бүтәнчә беркетеп кую. Кара да гына чәчне алдылар да Кулкаема богау салдылар. Х.Туфан. Кулыңа-аягыңа «кунак» дип атала торган тышау салынгач, үз теләгең белән йөрерсең, бар. Ф.Хөсни. Ходаем, гомер иткән өемә йозак салып китәрмен, дип уйлаган идеммени мин... Ә.Еники // Элмәк, муенчак кебек нәрсәне кидерү, эләктерү. Буралкы [иярсез] аттан ярсумын, Бугалак салсаң, туктамам. Дастан. Әйе, әйе, ул – яңа гына көтүдә йөргән, йөгән күрмәгән яшь айгыр, аның муенына корык элмәге салганнар, икенче бер ялчы атның өске иренен боргычлап тоткан. А.Расих. Үлсәм дә бирәсем юк Солтанны! Бирәсем юк! --- Муеныма бау салыгыз, аркама көпшәле мылтык терәгез, бирәсем юк! Г.Ахунов. Анысы, зур түткәй, мин әйтәм, ирләр муенына муенчак салу бөтен кызларның, тол хатыннарның иң беренче хыялы инде, аннан да саваплы эш юк инде, мин әйтәм. Г.Мөхәммәтшин // Бастырык, эшермә, терәк яки киртә кебек нәрсәне, ишекне-капканы бикләү яки юлны ябу өчен, аркылы куеп махсус урнаштыру. Милләтләр белән, диннәр белән Арабызга киртә салдылар. Һ.Такташ. [Зәйтүнә] ындыр капкасы аркылы бастырык салды: эт-кош кереп тавык-чебешләрне куркытып бетермәсен. А.Гыйләҗев. Эчтән терәү салган бәләкәй капканы ачып, эчкә үтәм. М.Кәбиров // Кыршау кебек нәрсәне махсус кую, беркетеп эшләү, сугу. Без шунда тиз генә килеп, фундаментка чаклы торбаларны казып чыгарып, чистартабыз, тишек урынга кыршау салабыз. Туган як 50) Тизлекне киметергә яки хәрәкәтне туктатырга кирәк булганда, тормоз кебек нәрсәне тәгәрмәч әйләнмәсен өчен куллану. Шуып кына станциядән чыккан поезд кинәт кенә пошкырып тормоз салды. М.Мәһдиев. Тигез асфальт юлдан Шаһгали авылы тирәсенә җитеп килә торган машина кинәт сызгырттырып тормоз салды да юл читенә чыгып туктап калды. В.Нуруллин // Якорь кебек нәрсәне йөрешне-хәрәкәтне туктату яки тизлекне киметү өчен куллану. Без якорь салып, кәрван җыелганын көтә башладык. М.Юныс. --- төрекләрнең яккан утларыннан һәм Идел уртасында якорь салып калган гарәпләрнең көймәсенең эчендәге фонарьлардан башка бары күктә чуп-чуар йолдызлар гына бар иде... Г.Гобәйдуллин 51) Эшкә керешкәндә, коралны куллана башлау, шул корал белән эшли башлау. Ишектән атлагач та, нәрсәне җимерергә дип бераз уйланды, туры шул читәнгә барып балта салды. Г.Ибраһимов. Маташалар ап-астыртын гына Җаныбызга хәнҗәр салырга. Х.Туфан. Әллә муеныма пычак салыйммы? Р.Батулла. Үсеп утырган агачның биленә пычкы салганда, йөрәгем әрни иде. Татарстан яшьләре 52) Төзү, кору, җиткерү, эшләү (каралты-корылманы, эре объектларны һ.б.ш.ны). Ярларның ике ягыннан да күпер сала башладылар, ди. М.Юныс. «Әгәренки әтиләр бик каршы булсалар, авылга кайтып, ике катлы өй салам да беренче катында кибет ачам», – диде. Г.Галиева. Яхшы җирләрне заводлар салыр өчен тартып алалар, моңарчы күрелмәгән салымнар халыкны изә башлый. Р.Зәйдулла // Кору, эшләү-ясау (ваграк объектларны). Мичне Рәхмәтулла абзый үзе салырга булды. Ә.Еники. Бу – анда килеп чыккан хисапсыз күп саранчаларны бетереп, кешеләрне ачлыктан коткарып калган акчарлаклар хөрмәтенә салынган һәйкәл. Кошлар 53) Нигез, фундамент һ.б.ш.ны төзегәндә, бетон, цемент кебек материалны кою. Әлеге йортның нигезе җиргә иңеп беткән, бетон салып ныгытмыйча ярамый. Ватаным Татарстан // Төзү эшендә кирпеч, таш кебек материалны тиешенчә беркетеп кую, тезү, өю. Эш башлангач, аларның һәркайсы үзенчә тырышты: Миңлебай карт кирпеч салды, ә Гобәй бу вакытта балчык изде, ком ташыды, кирпеч валчыкларын, җыелган чүп-чарны чыгарып түкте. З.Зәйнуллин. Балчыклап таш салырга осталары да табылды. Өмет 54) Печән, көлтә, утын, бүрәнә кебек нәрсәне өеп, кибән, чүмәлә, әрдәнә һ.б.ш. ясау. Атасы Мактанчык Гыймранның былтыр эскерт салганда сөйләп торганын үз колакларым белән ишеттем, әнкәем. А.Хәлим. Печән кибәне салган көн – зур рухи бәйрәм көн. М.Мәһдиев. Кояш күтәрелеп кыздыра башласа, тырма белән печән җыйды, чүмәлә салды. З.Зәйнуллин // Печән, көлтә, утын, бүрәнә кебек нәрсәне кибәнгә, чүмәләгә, эскерткә, әрдәнәгә һ.б.ш. өемгә өю. Бу ат өчен без ике дисәтинә урак урып, күпмедер печән чабып, җыеп, кибәнгә салып бирәбез. Г.Ибраһимов. Мәгънәвинең эшеннән бүленәсе килмәде, сәламнәрен алып, рәхмәт, егетләр, диде, инде җыелып өлгергән утыннарны яңа рәт башлап әрдәнәгә салырга кереште. Р.Рахман. Кипкән печәнне чүмәләгә салу – үзе бер талант. Татарстан яшьләре 55) Карны, ләмне һ.б.ш. нәрсәне өю, берәр җиргә китереп түшәү, катлам итеп калдыру, җыебрак яткыру (җил, буран, агым тур.). Кичәге буран кар салганлыктан, юл авыр булса да, атын юырттырып алып китте ул. В.Нуруллин // з-сыз. Кар, ләм кебек нәрсәнең җил, агым тәэсире белән берәр урынга җыелыбрак түшәлүе, катлам булып ятуы турында. ...Басу өстендә кар дулкын-дулкын булып яткан иде, көртне зуррак салган урыннарда күксел күләгәләрне ярып үтеп, әнә шул дулкыннар өстеннән килә торгач, беренче скважинага килеп җиттеләр. Г.Ахунов. Юлга кар салган. Р.Батулла 56) Машинаны тизлеккә кую, эшләүгә күчерү, көйләү турында. Фаил арткы тизлеккә салды, тагын алга алдырып карады, әмма машинаның кымшанырга исәбе юк иде. Раз. Вәлиев. [Шофёр Газим] Машинасын хутка сала. Н.Вахитов 57) Күкәйне организмнан чыгару (кошлар, сөйрәлүчеләр һ.б.ш. кайбер җәнлекләр тур.). Гөлйөзем әби: «Хәзрәт, менә безгә догаңны аз кыласың, быел бер үрдәгем качып салды, үрдәкләрем аз булды», – дип, пешкән үрдәк чыгара иде. Г.Исхакый. Бер тавыгым күкәйләрен каядыр качырып салып, кыртлап йөри башлаганые. Г.Галиева. Күкеләрнең күбесе йомыркаларын башка кошларның ояларына сала. Кошлар 58) Хайваннар турында: җитлегеп бетмәгән яки ярала гына башлаган хәлендә баласын вакытыннан алда тудыру. Иртә белән --- бия колын салган. Т.Гыйззәт. Зәкәрҗанның болай да әйбәт холыклы сыеры, бичара, берәр атна мотоцикл озатуында куркып-чабып кайтты да бозау салды... М.Мәһдиев // сөйл. Хатын-кыз турында: шул ук мәгънәдә. [Кыяметдин] хатынының гел эченә, башына типте. Хатыны берничә үле бала салды. Ф.Бәйрәмова 59) күч. сөйл. гадәттә з-сыз. Бик ишле, көчле яву (яңгыр, кар тур.). – Бер ява башлагач явар инде. – Яумый хәле юк. – Бер елны да башта шулай булган иде. Шуннан соң сала башлады – тотын гына! Ш.Камал 60) күч. Сугу, бәрү. Дилбегәне болгый-болгый кычкырып җибәрдем: «На, на! Менә салырмын берне сырт буйлап!» Г.Бәширов. Аннары Кадрия Дездемона да түгел, буарга килә башласаң, тимер-томыр белән маңгаеңа салыр. А.Гыйләҗев. Солтанның сыртына салам дип, икенче мәртәбә камчысын күтәрүе булды [Мөгыйннең], кемдер аның кулыннан кысып тотып алды. Г.Ахунов 61) күч. сөйл. Исерткеч эчемлекләр эчү. Хәерлебәнат апаң әнә җылый, син гыйлем аласың, ә мин сирәк булса да эчкәлим. Салгалыйм, апаем... А.Гыйләҗев. Камалетдин абзый да бөлгән байлар гадәтенчә салырга бик ярата иде, мәрхүм! Ә.Еники 62) күч. сөйл. Вак тәмәке, әфьюн кебек нәрсәне тел астында тотып кәефләнү өчен авызга кабу. Әфьюн сала-сала куркаклыкка сабышып беткән мәхдүмнең шул тавыш котыны алды, ул, акрын гына барып, урынга ялгыз гына ятты. Г.Исхакый. Һәм ул, тынычланыр өчен, кесәсеннән кечкенә шешәсен чыгарып, тел астына насбаен салды да бер читкәрәк китеп барды. Ә.Еники. Насбай салган егет, урыныннан кузгала төшеп, янган утны рәтләде, читтә яткан агач башларын утның өстенә салды да баягыча тагын кырын ятты. М.Гафури 2. ярд. ф. функ. 1) Эш-хәлнең тулылыгын, төгәлләнгәнлеген һәм җанлылыгын белдерә. Үзен күрсәтергә теләп, әллә кемгә куеп йөргән тәнкыйтьче менә дигән әсәрне тетеп сала. С.Поварисов. – Гол! – дип үкереп салды җитмәсә тагын бер ир кеше. Ә.Еники. Теләсә кем сүзенә колак салу монда туры килми кебек, тагын күз сала башласаң! Н.Фәттах 2) Эш-хәлнең кыюлык-тәвәккәллек белән башкарылуын белдерә. Торып сөйләүче, әсәрне чөеп мактаса да, бетереп ташласа да, әйтергә теләгәнен яра да сала. Ә.Еники. Ашаганы тәненә йокмаса да, ярты сарыкны сыпырып сала торган иде. М.Шабай. – Өйләнәм! Барыбер Сәет кызы Нурданиягә өйләнәм! – дип кисеп салдым мин. Р.Муллин. Җәен көйдерде дә салды. Г.Бәширов 3) Эш-хәлнең уйламыйча, кинәт, теләмәстән башкарылуын белдерә. Ул райбашкарма кешесенә бик рәнҗесә дә, үзенең дә кайчак колхозчыларга тупас-тупас кычкырып салгалый торган гадәте юк түгел. И.Гази ◊ Салган башка к. салган баштан. – Аңламыйм! – дигән булды туры җаваптан качу юлын эзләгән Сәмигулла. – Салган башка аңламассың да шул! Г.Минский. Салган баштан Исерек килеш. Салган баштан, имеш, [Ташлытауның иң эре спекулянтларыннан берсе] базарда җырлап узган: «Колхоз тарала микән, Колхоз казала микән?» М.Мәһдиев. Салган баштан ире аны шулай шактый азаплый. Ф.Бәйрәмова. – Врач янына салган баштан керү бер дә килешми, иптәш, – диде шунда теге, минем уйларны бүлдереп. Ә.Сафиуллин Сала бару Һаман салу. Кыз да, билгеле, үзенә карата бу җылы мөнәсәбәтне бик тиз аңлап алды һәм остазының һәр сүзен күңеленә сала барды. Ф.Әһлиуллина. Үзе таратасы газета-журналларны, ал, зәңгәр, ак, сары конвертлы хатларны рәтләп, ике бүлекле күн сумкасына сала бара. Л.Ихсанова Сала башлау Салырга тотыну. Иртә белән эшкә килгәч, Габдырхай өстенә халатын киеп ала да, бая әйткәнемчә, шул холодильникта сыер, сарык түшкәләрен штабельләргә тезеп сала башлый. Н.Дәүли. Димәк, әлеге препаратларны куллангач, тавыклар йомырканы күбрәк сала башлый? Безнең гәҗит Сала тору Бернигә дә карамыйча салу. Ә кар туктамый ява да ява, җил дә басылмый, юлларга карны сала тора. Ч.Айтматов. Милиция әбинең хилафлыкларын фаш итә, суд, аны колониягә озатырга яхшысынмыйча, штраф сала тора. Безнең гәҗит Салып алу Тиз арада салу. Аннан тагы торыр, тагы бераз салып алыр, наз таләп итеп, тагы хатынына бәйләнә башлар. Ф.Бәйрәмова Салып бару Рәттән, даими, регуляр төстә салу. Эшләгән чакта кассага акча салалмый идем, хәзер, кирәк-яракка дип, әз булса да салып барам. Г.Мөхәммәтшин Салып бетерү Барысын да, беткәнче салу. Гайсин стакан сорап алды да калган аракысын тамчысына кадәр салып бетерде. Х.Сарьян. Казан белән Арча арасындагы «чугунка»ны һаман салып бетерә алмыйлар иде әле. Г.Бәширов. Кәрим, яр буена утырып, күн итекләрен салды, күн курткасын салды; күлмәк-ыштаннарын да салып бетергәч, шуларның барысын ашыгып кына чалбар каешы белән бәйләде дә язгы ташудан соң әле тоныкланып та җитмәгән Зәй суына кереп китте. Г.Ахунов // Күп итеп салу. Яңа Кәлимәткә әллә нинди гаражлар, автовокзаллар, трактор парклары салып бетерг? |