САЛПЫ с. 1) Салынкы (1 мәгъ.), салынып торган. Койрыгы салпы, Ике колагы кайчы, Аны белмәгәннең сыртына – каеш камчы. Табышмак. Галәмәт олы койрыклы, салпы колаклы сары эт ияртеп, каравылчы хатын, корпустан корпуска йөреп, ишекләрне ачты. А.Гыйләҗев

2) Хәлсезлекне сиздереп торган, басынкы, сүлпән (хәрәкәт һ.б.ш. тур.). Алиш, талчыгып эштән кайтучының салпы адымнары белән, ашыкмый гына эчкә таба керә. Ш.Маннур

3) күч. Төшенке (күңел, кәеф тур.). Аның ни өчендер күңеле салпы иде. Ш.Маннур. Ел тәүлеге – унике ай, Бу гадәт гаҗәп түгел. Мондый сурәт – салпы гадәт, Тик безгә хаҗәт түгел. Ел тәүлеге – унике ай, Безгә түгел, салпыга. Җиде елны үтәр өчен, Җитә безгә алты да. Х.Туфан

Салпы якка салам кыстыру Кемне дә булса үзе алдында мактаган булу, үсендерү. [Әхәт:] Кызларын ташламасын дип, әби-бабай кияүнең салпы ягына салам кыстырамы? А.Гыйләҗев. Хатын-кызларны, салпы якларына салам кыстыра-кыстыра, алдан үткәреп җибәрделәр дә үзләре озын чүмеч артыннан тиз генә мич арасына шудылар. Г.Галиева. Салпы якка салам да кыстырырга онытмады [әтисе]: «Син бит безнең ише каткан авыз түгел». Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә