САЛОН и. ит. 1) Сәнгать әйберләре, кул эшләнмәләре, эксклюзив товарлар күрсәтелә һәм сатыла торган зал яки кибет. Лениногорскида күптән түгел генә сәнгать салоны ачылды. Татарстан яшьләре 2) Гадәттә югары дәрәҗәле хезмәт күрсәтү оешмасы. Ул гади генә гүзәллек салоны түгел. Шәһри Казан. Чәчтараш салоны. Элемтә салоны. Портьер салоны 3) Транспорт чараларында: пассажирлар өчен көйләнгән бүлмә. Алар өчәүләшеп, тагын дүрт-биш юлчы самолёт салонына кергәндә, пассажирлар төрлесе төрле кыяфәттә йоклыйлар иде. А.Гыйләҗев. Табигый фәннәр укытучысы һаман уянмаган Акпушын үзенең итәгеннән күтәреп алды да машина ишеген ачып җибәрде. Йоклаганны уята, арганны шундук йоклата торган саф һава килеп керде салонга. Җ.Юныс. Вагон ишек төбендә өч кыз көлешә. Үзара пышылдашалар. Сүзләре бөтен салонга яңгырап тора. Ә.Дусайлы 4) Күргәзмәләр оештырыла, товарлар күрсәтелә һәм сатыла торган махсус бүлмә яки бина. Балачак хатирәләрен искә төшереп торган балалар йортында Минсәлим абыйның остаханәсе, музей салоны эшләп килә. Ватаным Татарстан. Мода салоны |