САЛМЫШ с. Бераз исергән, айнык түгел, исерткеч эчкән. Салмыш башкорт кодаларны көйләп, чөйләп, сыйлап, тотып алып кереп автобуска тутыра бара. З.Зәйнуллин. Хәлимәнең салмыш Сабирны тыңларлык тәкате калмаган иде. И.Хәйруллин

Салмыш баштан к. салган баштан. Ул, салмыш баштан, туган абыйсына бер хатынны ошатуы, аның белән якын мөнәсәбәткә керүе турында сөйләде. Ш.Алпар. Тегесе бу хакта салмыш баштан ычкындырган. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә