САЛМАКЛАНУ ф. 1) Авыраю 2) Нәрсәнең дә булса хәрәкәте, темпы әкренәю; салмагаю. Әллә кем булган бит әнә, күренеп тора: бармакларыннан, бармаклары салмакланган... тук хәрәкәтләнәләр. Р.Зәйдулла. Нәүбәте җиткәч, Галия, каушавын сиздермәскә тырышып, идән уртасына чыгып басты, гармун тавышының салмакланганын бермәл көтеп торды да --- нәзек, саф тавыш белән җыр башлады. Ф.Әһлиуллина 3) Басынкылану, сабырга әйләнү (кеше яки аның холкы тур.). Ул салмакланган, аның хәрәкәтләре акрын. Р.Батулла Салмаклана бару Торган саен салмаклану. Әкренләп аның тавышы җылына, салмаклана бара. Р.Вәлиев. Әткәемнең кар төсенә кергән аксыл чәче, салмаклана барган хәрәкәтләре, уйчан йөзе... Безнең гәҗит Салмаклана төшү Тагын да бераз салмаклану. Йөкчеләрнең һаман әле туктарга исәпләре юк иде. Аларның көйләре шактый озынайды, ритм салмаклана төште. М.Юныс. Арыш инде күкрәккә җиткән, агарып килә, башакларын бөгә башлаган, чайкалуы да инде салмаклана төшкән... Идел |