САЛМАК с. 1. 1) Чагыштырмача әкрен, тигез һәм бер көйгә генә дәвам итә торган. Йөзләп кулак Салмак адым белән Узып китте зур бер урамнан... Һ.Такташ. Бу юлы инде аның фикер агышы салмак һәм төпле бер тәртиптә иде. Г.Ахунов. Бу юлы мин аска карадым һәм салмак тавыш белән, күзләремне йомып, үземнең догамны башладым. Ф.Бәйрәмова 2) Бераз салынып тора торган, салынкы. Күк йөзе авыр, салмак, караңгы иде. Г.Ибраһимов. Салмак болытлар 3) Чагыштырмача бәләкәй, вак булса да, шактый авыр, җиңел түгел. Биш кадаклы салмак гер чырк итеп ялтыр түбәгә кунып алды. М.Галәү. Борынгырак заманнарда авыл халкы, игеннәр ишелеп уңсын, бөртекләре авыр, салмак булсынга юрап, орлык белән бергә йомырка да чәчә торган булган. Г.Бәширов 4) Басынкы, сабыр (кеше, аның холкы һ.б.ш. тур.). [Нәбиулла] салмак кешеләргә хас булмаган җитезлек белән урыныннан торды, Нурдидәсен биленнән кочып, көчләп диярлек бүлмәсенә алып кереп китте. А.Гыйләҗев. Шушы салмак холыклы, яхшы күңелле хатын чыннан да теге бөтен илгә танылган башкисәрнең туганы микәнни? Р.Вәлиев. Кыяметдин инде кыргый малайдан авыр, салмак карашлы иргә әйләнгән иде. Ф.Бәйрәмова 2. рәв. мәгъ. Тигез һәм акрын гына. Ә ул тауның теге ягында, еш-еш атлап, салмак басып менеп бара... А.Гыйләҗев. Агачлар саргайган яфракларын салмак кына коялар. Г.Галиева. Агыйдел салмак ага, Аккош канатын кага. Аккош кебек назлы ярым Күңел салмас башкага. Р.Вәлиева |